Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Агора": Русия хакимияте интернетны контроль итү стратегиясен үзгәртә


Мисалга "Агора" хокук яклау төркеме экспертлары Google ширкәтенә тыелган сайтлар реестрына керүдән баш тартканы өчен салынган штраф һәм Роскомнадзорның Twitter һәм Facebook белән сөйләшүләрен китерә.

Русия хакимияте интернетны контрольдә тотуның стратегиясен тамырыннан үзгәртә: киңкүләм томалаулар һәм кулланучыларны эзәрлекләүдән ул глобаль платформаларны контрольгә алуга күчә. Бу хакта "Агора" халыкара хокук яклау төркеме хисабында әйтелә.

Дәләт интернетка керү мөмкинлеге бирүне монополиягә әйләндерергә тели диелә. Мисалга экспертлар Google ширкәтенә тыелган сайтлар реестрына теркәлүдән баш тартканы өчен салынган штрафны һәм Роскомнадзорның Twitter һәм Facebook белән сөйләшүләрен китерә.

Хисап авторлары фикеренчә, Русия кануннарын үтәү таләбен сәбәп итеп, хакимият әлеге сервисларны томалау өчен нигез әзерли. Платформалар сайларга тиеш булачак: йә алар цензорлар кебек эшләячәк, йә аларга Русиядә эшләү өчен түзә алмастай шартлар куелачак.

Хокук яклаучылар исәпләп чыгаруынча, Русиядә былтыр интернет иреген чикләүнең 662 мең очрагы теркәлгән. Бу, 2017 ел белән чагыштырганда, биш тапкырга (115,7 мең очрак), ә 2015 ел белән чагыштырганда 10 тапкырга (15 мең) күбрәк. Төп арту интернет сәхифәләрен томалау һәм мәгълүматны тыю белән бәйле. "Агора" бу динамиканы Роскомнадзорның Telegram мессенджерын томаларга омтылуы белән аңлата.

Интернетта басым көчәйгән төбәкләр саны да арта. 2017 елда "кызыл зонага" 26 төбәк кергән булса, былтыр алар саны 41гә җиткән. Адыгеядә, Ингушетиядә, Карачай-Чиркәстә хәлләр аеруча начарайган. Татарстан тагын 10 төбәк белән бергә шулай ук "кызыл зонада" урнашкан. Ул 2015 елдан бирле аннан чыга алмый. Былтыр республикада инернетта җитди басымның 57 очрагын теркәлгән (2017 елда - 118 очрак).

"Агора"ның интернет иреген чикләү турындагы беренче хисабы 2011 елда чыкты һәм үз эченә 2008-2010 елларны алды. Шуннан бирле оешма ел саен шундый хисап чыгара һәм хокук бозуларның артуы турында искәртә.

XS
SM
MD
LG