Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда социаль ипотека алучылар хөкүмәт бинасы каршында ялгыз пикетлар уздыра


Ялгыз пикет
Ялгыз пикет

"Салават күпере" торак комплексында социаль ипотека белән фатир алу өчен акча кертүчеләр төзелешнең соңаруына протест белдерә.

Социаль ипотека алучылар Татарстан хөкүмәте бинасы каршында ялгыз пикетлар сериясен башлады. Моңа кадәр 29 гыйнварда алар Дәүләт торак фонды, "Народный дом" төзелеш ширкәте һәм Казан башкарма комитетының капиталь төзелеш идарәсе вәкилләре белән очрашу уздырган иде.

"Ул вакытта бездән "шаулап йөрмәүне" сорадылар, имеш, безнең пикетлар йортны тапшыруга комачаулый. Тиздән лифтларны куеп бетерәбез диделәр. Узган җомга Стройнадзор төзелеш урынында булды, әмма йортны кабул итмәде, лифтларга бәйле проблем бар диде. Җомгага кадәр төзелеш ширкәте аны төгәлләргә тиеш. Безгә тагын чираттагы җомганы көтәргә кирәк. Вәгъдә иткәнчә, дүшәмбегә кадәр дәшмәдек, әмма мәсьәлә хәл ителмәде. Хәзер инде аларның шартларына ризалашырга җыенмыйбыз", ди активистлар.

Алар ялгыз пикетларга йортлары төзелеп беткәнгә кадәр һәр сишәмбе, җомга һәм шимбә чыгарга ниятли.

Сүз "Салават күпере" торак комплексындагы 11-5нче санлы йорт турында бара. Ул 2014 елга ук төзелеп бетәргә тиеш иде. Йортны Дәүләт шурасы депутаты Равил Җиһаншинның "Казан" төзелеш оешмасы төзи башлады. Әмма төзеп бетерү вакытын даими кичектереп килгәннән соң, йортны "Народный дом" төзелеш ширкәтенә тапшырдылар.

Прокурор тикшерүләре мәгълүматына караганда, төзелеш эшләре 2018 елның 31 декабренә төгәлләнеп, йорт 2019 елның 1 мартына куллануга тапшырылырга тиеш булган. Дәүләт торак фондында исә әлеге мөддәтләрне расламыйлар.

XS
SM
MD
LG