Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп Конгресста ил торышы турында хисап белән чыгыш ясады


АКШ президенты Дональд Трамп
АКШ президенты Дональд Трамп

Трамп икътисади уңышлар турында сөйләде, легаль булмаган миграция проблемына озаклап тукталды, ракетларны юк итү килешүенең өзелүендә Русияне гаепләде.

АКШ президенты Дональд Трамп Вашингтонда Конгрессның Сенаты һәм Вәкилләре пулаты бердәм утырышында "Илдәге хәлләрнең торышы турында" еллык юлламасы белән чыгыш ясады. Бу Трампның дәүләт башлыгы буларак икенче мөрәҗәгате.

Юлламаның беренче өлешен президент икътисад өлкәсендәге уңышларга багышлады. Ул соңгы ун еллык белән чагыштырганда, ике ел президентлык чорында икътисад үсеше ике тапкыр артты, эшсезлек күрсәткечләре соңгы 50 елда иң түбән дәрәҗәгә төште, рекордлы санда яңа эш урыннары булдырылды дип сөйләде.

Хисапның зур өлеше легаль булмаган миграциягә каршы көрәш турында иде. Трамп Вәкилләр пулатының демократик күпчелеген бердәмлеккә чакырды һәм Мексика чигендә дивар төзү кирәклегенә басым ясады.

АКШның "Ерак һәм якын ара ракетларны юк итү турындагы" килешүдән чыгуы турында сөйләп, Трамп әлеге адым өчен гаепне Русиягә аударды. Мәскәү күп еллар дәвамында килешүне бозды диде ул. Трамп Кытай катнашында яңа килешү төзү ихтималын ачык калдырды. Әгәр килешү төзелмәсә, АКШ яңа кораллар һәм инновацияләргә чыгымнар буенча бөтен көндәшләрен уздырачак дип кисәтте президент.

Дональд Трамп аның Төньяк Корея лидеры белән очрашуы сугыш булдырмый калды диде һәм Ким Чен Ын белән яңа очрашу 27-28 февраль Вьетнамда узачак дип хәбәр итте.

Президентның Конгресс каршында чыгышы башта 29 гыйнварга планлаштырылган иде. Әмма ул "шатдаун" - хөкүмәт эшчәнлегенең өлшечә туктап торуы сәбәпле кичектерелде.

АКШ Конститутциясенә ярашлы, Америка президенты Конгресска ел саен юллама белән чыгыш ясарга тиеш. Беренче шундый юллама белән 1790 елны АКШның беренче президенты Джордж Вашингтон чыгыш ясаган.

XS
SM
MD
LG