Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар, чуаш һәм удмурт музыкантлары Халыкара туган тел көне уңаеннан Казанда концерт оештыра


Концерт афишасы
Концерт афишасы

Халыкара туган тел көне алдыннан Казанда Идел буе халыклары телләрендә классик джаз һәм эксперименталь инди-фолк концерты оештырыла.

19 февраль Казанның Заманча сәнгать галереясендә татар, удмурт һәм чуаш телләрендә заманча музыка концерты уза. Концертта Juna татар инди-фолк төркеме, удмуртларның Suomi этно-инди-поп музыкаль төркеме һәм Чуашстаннан этно-джаз башкаручы Вера Кожеманова чыгыш ясый.

Заманча музыка кичәсе 21 февраль – Халыкара туган тел көненә багышлана.

"Мондый концерт ясау идеясе белән башта удмуртлар чыкты, аннары аларга чуашлар кушылды. Ә чараның концепциясе – безнеке. Татарстанда булган заманча музыканы күрсәтергә теләк күптән бар иде, аерманы да, уртаклыкларны да билгелисе килә", дип сөйләде Азатлыкка концертны оештыручыларның берсе музыкант Рәдиф Кашапов.

Концертка килүчеләр татар, чуаш, удмурт халыкларының заманча җыр сәнгате белән таныша алачак. Чарада чыгыш ясаячак һәр башкаручының халык музыкасының бүгенге ничек яңгырарга тиешлеге турында үз күзаллавы бар. Халыкара туган тел көне алдыннан Казан халкы Идел буе халыклары телләрендә классик джаз һәм эксперименталь инди-фолк белән таныша алачак.

Концертны Дөнья татар яшьләре форумы, Татарстан удмуртлары милли-мәдәни автономиясе, Татарстан чуаш милли-мәдәни автономиясе каршындагы "Аталан" яшьләр хәрәкәте Заманча сәнгать галереясе ярдәмендә оештыра.

XS
SM
MD
LG