Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар энциклопедиясе институты белгечләре Татарстанда Чыңгызхан нәселе вәкилләренең каберлеген тапкан


Энциклопедиянең тышлыгы
Энциклопедиянең тышлыгы

Татар энциклопедиясе институты "Татарстан Республикасының торак пунктлары" энциклопедиясен әзерләгәндә истәлекле урыннар һәм тарихи һәйкәлләргә тап булган.

Аерым алганда, Алексеевски районында тикшеренү сәяхәте барышында Чагатаев кенәзләренең каберлеге табылган – алар Чыңгызханның турыдан-туры нәсел дәвамчылары булып тора диелә. Шунда ук Бородино бәрелешендә катнашкан генерал Бахметьев кабере дә табылган. Экспедиция барышында яңа кызыклы мәгълүмәтләр дә ачыкланган. Мәсәлән, танылган драматург Галиәсгар Камалның чыганакларда күрсәтелгәнчә Казанда түгел, ә Арча районы Сикертән авылында туганы билгеле булган.

Болар хакында "Татарстан Республикасы торак пунктлары" энциклопедиясенең беренче томын тәкъдим итү чарасында 6 февраль Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Төбәкләрне өйрәнү һәм социомәдәни тикшеренүләр үзәге мөдире, тарих фәннәре кандидаты, доцент Лариса Айнетдинова сөйләде.

Энциклопедиягә 1057 авыл турында мәгълүмат кергән. Шулар арасыннан 350 авылда энциклопедия институты хезмәткәрләре үзләре булып кайткан. Айнетдинова сүзләренә караганда, бу планлаштырылган өч томның беренчесе. Анда Татарстанның 14 районы кергән - Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Аксубай, Алексеевски, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Буа, Бөгелмә. Энциклопедиядә география, геология, экология, тарих, мәдәният, архитектура, белем бирү, сәнәгать казанышлары һәм башка өлкәләргә кагылышлы мәгълүматлар бер системга салынып, рәсемнәр, фотолар белән кыска гына белешмә рәвешендә тупланган. Авылларның административ-территориаль урыны, анда яшәгән халык турында белешмәләр дә китерелгән. Юкка чыккан торак пунктлары бу энциклопедиягә кермәгән.

Хәзергә энциклопедия рус телендә дөнья күргән, киләсе елда аны татар теленә дә тәржемә итеп чыгарырга ниятлиләр. Шулай ук Татарстан авыллары турындагы бу мәгълумәт интернетта электрон рәвештә дә чыгар дип көтелә. Өч томлы хезмәт 2020 ел ахырына әзер булачак.

XS
SM
MD
LG