Accessibility links

Кайнар хәбәр

Bellingcat: "Вагнер" сугышчылары паспортларны күзләү идарәсе хезмәткәрләре белән бергә ала


Моңа кадәр Украина иминлек хезмәте тапкан мәгълүматны Bellingcat тикшерү төркеме раслый.

Bellingcat тикшерү төркеме "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә ялланып хезмәт итүчеләргә паспортларны күзләү идарәсе һәм саклану министрлыгы хезмәткәрләренә паспортлар әзерләүче федераль миграция хезмәте идарәсе биргән дип белдерә. Моңа кадәр әлеге мәгълүматны Украина иминлек хезмәте тараткан иде.

Тикшерүчеләр Украина иминлек хезмәте мәгълүматларын эчке һава юллары мәгълүмат базасына кертеп карагаган. Bellingcat ачыклавынча, паспорт ияләре еш кына Краснодарга очкан. Һава аланыннан ерак түгел ялланып хезмәт итүчеләрнең күнегүләр аланы бар диелә. Bellingcat вәкилләре әлеге паспортларга ия булучылар "Вагнер" ширкәте белән бәйле булырга мөмкин дип фаразлый. Алай да тикшерүчеләр бу турыдан-туры табылган дәлилләр түгеллеген искәртә.

Махсус хезмәтләр вәкилләре өчен паспортлар әзерләнә дип фаразланган федераль миграция хезмәте идарәсенең 770-001 санлы әлеге бүлеге эчке һәм чит ил паспортларын тизләтелгән вакытта бирү белән шөгыльләнә дип элегрәк социаль челтәрләрдә дә язганнар иде.

Гыйнвар ахырында Укаринаның иминлек хезмәте "Вагнер" ширкәтендә хезмәт итә дип фаразланган 100дән артык русияленең мәгълүматын чыгарды.

Медиа "Вагнер" ширкәте "Путин пешекчесе" дип танылган бизнесмен Евгений Пригожин акчасына тотыла дип яза. Эшәмәкәрнең кайбер ширкәтләре соңгы елларда Русия саклану министрлыгы белән күләмле килешүләр төзеде.

Русиядә ялланып хәрби хезмәт итү өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Хакимиятләр илдә "Вагнер" дигән хосусый хәрби ширкәт юк дип белдереп килә.

XS
SM
MD
LG