Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә кырымтатар активисты Эдем Бекировны тагын ике айга сак астында калдырды


Эдем Бекиров

Кырымтатар активистын тикшерү изоляторында тоту шартларын мыскыл итүче дип атады.

Аннексияләнгән Кырымдагы мәхкәмә 7 февральдә кырымтатар активисты Эдем Бекировны сак астында тотуны 12 апрельгә кадәр озайтты.

Адвокатлар Бекировны йорт сагына чыгаруны сораган иде, әмма мәхкәмә моны кире какты. Утырышта активист тикшерү изоляторында тоту шартларын мыскыл итүче дип атады. Бекиров сүзләренчә, аны урамга һава суларга чыгармыйлар, мунчага алып бармыйлар, шуңа күрә ул кул юынгыч ярдәмендә генә юынырга мәҗбүр.

Украинаның Кырымга якын урнашкан Новоалексеевка бистәсендә яшәүче, аягы ампутацияләнгән, култык таяклары белән йөргән, йөрәгенә операция ясалган, шикәр чире белән авыру, беренче группа инвалид Эдем Бекиров узган елның 12 декабрендә Кырымга барганда Чонгар чик капкасында ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланып Акмәчеткә китерелә һәм сак астына алына. Аның аягында яра төзәлми, йөрәк өянәкләре ешайган, хәле бик начар, аның үлүе ихтимал дип хәбәр итте адвокаты.

Европа берлеге ФСБ тарафыннан канунсыз тоткарланган Эдем Бекировны азат итәргә, аңа тиешле медицина ярдәме күрсәтергә таләп итте.

Британия тышкы эшләр министрлыгы Эдем Бекиров һәм башка сәяси тоткыннарның эшләре хакында Русиядән тәфсилле мәгълүмат таләп итәчәк. Бу хакта Украинаның Британиядәге илчелеге хәбәр итте. Моннан тыш Эдем Бекиров Британия парламенты һәм хөкүмәте тарафыннан химаяга алына.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG