Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия паралимипиячеләренә дәүләт әләме белән чыгыш ясарга рөхсәт ителде


Русия паралимпиячеләре нейтраль әләм белән, Пхенчхан
Русия паралимпиячеләре нейтраль әләм белән, Пхенчхан

Русия паралимпиячеләре 2020 һәм 2022 еллардагы уеннарда ил әләме белән катнаша алачак, әмма спортчылар махсус допинг сынавы узарга тиеш булачак.

Халыкара паралимпия комитеты (IPC) допинг җәнҗалы сәбәпле элегрәк чикләүләр кертелгән Русия паралимпия комитетының хокукларын шартлы рәвештә тергезде. Бу Русия паралимпиячеләре дәүләт байрагы белән чыгыш ясый алачак дигән сүз. Германиянең Бонн шәһәрендә узган матбугат очрашуы халыкара комитетның рәсми каналында турыдан-туры күрсәтелде.

Шулай итеп, Русия паралимпиячеләре 2020 һәм 2022 елларда булачак уеннарга кертеләчәк. Әмма алар IPC-ның бөтен шартларын үтәргә һәм махсус допинг сынавы узарга тиеш. Шартларны тулысынча үтәсә, 15 марттан соң Русия паралимпия комитеты тулысынча терегезелергә мөмкин.

2016 елның августында Халыкара паралимпия комитеты допинг җәнҗалы аркасында Русия җыелмасын Бразилиядә узган Паралимпия уеннарыннан тулысынча читләштерде.

2017 елның декабрендә паралимпиячеләрне читләштерү озайтылды. IPC моны Русиянең бөтен таләпләрне дә үтәмәве белән аңлатты.

Пхенчхандагы кышкы уеннарга Русия спортчылары нейтраль байрак белән кертелде. Русия паралимпиячеләре башка илләрнең спортчылары катнашудан баш тарткан ярышларда бушаган урыннарга гына лицензия ала алды.

XS
SM
MD
LG