Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ульян өлкәсе Иске Кулаткы районының элеккеге башлыгы, меценат Эдуард Ганиев вафат 


Эдуард Ганиев (Дөнья татар конгрессы сайтыннан)
Эдуард Ганиев (Дөнья татар конгрессы сайтыннан)

8 февральдә Ульян өлкәсе Иске Кулаткы районының элеккеге башлыгы, эшмәкәр, меценат Эдуард Ганиев вафат булган. Аңа 67 яшь иде, соңгы вакытларда ул каты авырган.

Эдуард Ганиевның үлем хәбәрен Фейсбуктагы битендә Сарытау өлкәсе мөфтие Мөкаддәс Бибарсов язды.

Татар дөньясында Эдуард Ганиев хәйрияче, күпсанлы мәдәни чараларны оештыручы буларак билгеле. Аның ярдәме белән Русиянең төрле почмакларында мәчетләр һәм мәдрәсәләр төзелгән. Эдуард Ганиев шулай ук Дөнья татар конгрессының Милли шурасы әгъзасы булып та торды.

"Ул бик киң күңелле кеше иде. Мәдәнияткә һәм сәнгатькә, мәгариф һәм спортка һәм халкыбыз мәнфәгатьләренә хезмәт итә торган күп кенә башка юнәлешләргә зур игътибар бирде. Хәйрия проектлары һәм программаларында актив катнашты, ихлас мөселман иде. Бу безнең өчен зур югалту”, дип яза Татар конгрессының матбугат үзәге.

Мәрхүмне 9 февраль көнне Сарытауда җирләячәкләр. Соңгы елларда ул анда яшәде, "ГЭКСАР" электротехник заводын җитәкләде.

Эдуард Ганиев 1952 елда Ульян өлкәсе Иске Кулаткы районында туган. Ул - электротехник фәннәр докторы, Халыкара энергомәгьлүмати фәннәр академиясе академигы, Халыкара икьтисад академиясе академигы, Русиянең атказанган машина төзүчесе. Эдуард Ганиев шулай ук ЮНЕСКОның "Менеджментта югары һөнәрилек өчен" орденына да лаек.

XS
SM
MD
LG