Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 20-ләп кеше "Ана нәфрәте йөреше"нә теләктәшлек белдерде


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

10 февральдә Казанда “Ана нәфрәте йөреше”нә теләктәшлек чарасы узды. Якшәмбе иртәсендә Тинчурин паркында хакимият белән килештерелгән чарага 20ләп кеше җыелды.

“Ачык Русия” активистлары, җинаять җаваплылыгына тартылучы Анастасия Шевченко (Дондагы Ростов) һәм Лия Милушкинаны (Псков) яклап Русия буйлап төрле чаралар уздырыла. Казандагы чарада куәт структуралары тарафыннан басымга дучар булучы Гөлназ Равиловага да теләктәшлек белдерделәр. Чарада катнашучылар алар сәяси эзәрлекләүгә дучар дип исәпли.

21 гыйнварда Русия җинаять кодексының 284.1 маддәсе (Русиядә теләнмәгән оешма дип танылган чит ил оешмасы яки хөкүмәттән тыш халыкара оешма эшен алып бару) нигезендә беренче җинаять эше ачылуы мәгълүм булды. Дондагы Ростовта бу эш нигезендә Анастасия Шевченко сак астына алынды.

30 гыйнварда, Шевченко да сак астында тотылганда беренче дәрәҗә инвалид булган 17 яшьлек кызы бронхит авыруы белән бик каты авырып реанимациягә салына. Тикшерүче анага хастаханәгә барырга рөхсәт итә, әмма табиблар активистны баласы янына кертми. Икенче көнне, кызның үләчәге инде ачыклангач, ананы баласы янына кертәләр һәм күп тә үтмәстән аның кызы үлә.

Соңрак “Ачык Русия”нең Псковтагы координаторы Лия Милушкинаның да 15 мартка кадәр йорт сагы астына алынуы мәгълүм булды. Тикшерүчеләр әйтүенчә, 16 гыйнварда ул билгесез кешеләрдән 4,69 грамм амфетамин ала һәм аны мунчада саклый. Шуннан соң тикшерү кысаларында аның өенә “Оля” тәхәллүсле кеше килә. Сату-алу бәясе 2000 сум булган диелә.

8 февральдә “Ачык Русия”нең Татарстан бүлеге шурасы әгъзасы Гөлназ Равилова әтисенең эзәрлекләүләргә дучар булуын белдерде. Равилова әйтүенчә, 4 февральдә үзен ФСБдан Марат Рауфович дип таныштырган кеше аның әтисенә шалтыратып Карл Фукс, 3а адресына, эчке эшләр министрлыгы бинасына сөйләшүгә чакырган.

2017 елда Русия баш прокуратурасы Михаил Ходорковский белән бәйле, Британия һәм АКШта теркәлгән берничә оешмасы Русиядә “теләнмәгән оешма” дип таныды. Русиядәге “Ачык Русия” хәрәкәте” - тыелган оешма түгел.

XS
SM
MD
LG