Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сибай һавасында күкерт диоксиды рөхсәт ителгәннән 23 тапкыр арткан


Башкортстанның ябык тау-баету комбинаты карьеры янындагы Сибай шәһәрендә һавада күкерт диоксиды рөхсәт ителгәннән 23 тапкыр диярлек артык булуы теркәлгән.

8 март урамында бу зыянлы матдә рөхсәт ителгәннән 22,8 тапкыр, Нуриманов урамында 14 тапкыр күбрәк булган.

Шәһәр хакимияте башлыгы Рөстәм Авзалов пычрак һавалы зонада яшәүчеләргә вакытлыча башка урынга күченергә тәкъдим иткән. Вакытлы яшәү урыны Башкорт дәүләт университеты тулай торагында булдырылган.

Сибай ноябрь аеннан бирле пычрак һавадан арына алмый, шуның аркасында күпләрнең сәламәтлеге начарайган. Шәһәр халкына протест митингы уздыру рөхсәт ителми. Кешеләр гадәттән тыш вазгыять тәртибе кертүне һәм шәһәр хакимияте җитәкчеләренең вазифаларыннан китүен таләп итеп петиция измалый.

XS
SM
MD
LG