Accessibility links

Кайнар хәбәр

Манарасын саклап калган борынгы мәчетне почта иткәннәр


Хәерби авылы мәчете
Хәерби авылы мәчете

Лаеш районы Хәерби авылы мәчетенә почта бүлекчәсе урнаштырганнар. Авыл халкы бу хәлләргә бик аптыраган.

Хәерби авылында ике мәчет бар. Инкыйлабка кадәр салынган иске, тарихи мәчет янәшәсенә үк яңасын салып куйганнар һәм ул өч ел элек, декабрь аенда ачылган. Иске мәчет тә әле элеккечә эшләрлек хәлдә. Мәчет имамы Мөхәммәт Мөбәрәкҗанов әйтүенчә, анда ифтарлар, Корбан ашлары уздырыла.

Мәчет эче
Мәчет эче

"Иске мәчетне мәдрәсә итәргә уйлаган идек башта, аннары музей булырмы, дидек. Ахыр чиктә, ул әлегә ифтар бинасы булып калды. Мәет юа торган кирәк-яраклар да шунда саклана иде. Бервакыт керсәм, мәчет эченә капчыклар тутырганнар. Әллә авылга чегәннәр килгәнме, буш торган бина булгач, монда күчкәннәрме, дип борчылдым. Авыл җирлеге башлыгы Минзәлия Дамир кызына шалтыраткан идем, клубта ремонт ясыйбыз, әйберләрне шунда күчердек, диде. "Миңа шалтыратып бер сүз булса да әйтә ала идегез бит", дидем, ачуланыштык. Бу юлы мөфтияттән юрист шалтыратты. "Зарланып шалтыраттылар, сезнең мәчеттә нинди почта ачтылар тагын?" диде. Авыл җирлеге башлыгына шалтыраткач: "Ул мәчет безнең баланста", диде. "Сезнең баланста булгач, нигә утына, газына сез түләмисез соң?" дидем, дәшмәде. Хәзер инде ишектәге йозакларны ук алыштырып куйганнар, ачкычны сорагач та бирмәделәр. Дөресен генә әйткәндә, мин булсам, андый урында склад ясарга, почта урнаштырырга куркыр идем. Имам белән аз-маз булса да киңәш итәр идем. Өстеңдә манара тора, намаз укый торган келәмнәр шунда", дип сөйләде Хәерби авылының "Кадыйр" мәчете имамы.

ДИНСЕЗ СОВЕТ ЗАМАНЫ КИРЕ КАЙТТЫМЫ?

Җаваплылыгы чикләнгән "Хәерби" җәмгыяте җитәкчесе Радик Вафин мәчетнең тарихи кыйммәте турында искә алып, аның архитектура һәйкәле булуын һәм бу хәлгә бик нык гаҗәпләнүен әйтә.

"Совет еллары кире кайттымыни?! Ул елларда шулай мәчетләрдән клуб, мәктәп, почталар ясаганнар бит. Иске мәчеттә почта ясауларын ишеткәч, дивана булдым! Куллар калтырый башлады, үземә урын таба алмадым. Авыл җирлеге башлыгы Минзәлиягә шалтыраттым. "Ул безнең баланста", ди. Мин бу авылда 24 ел җитәкче булып эшлим, шушы 24 ел буе мәчетне үзем карап торам. Манарасын, түбәсен эшләттем, эчен яңадан төрдек. Җылыту системнарын, бәдрәфен үзем ясаттым. Сулар керттем... "Синең баланста булгач, нишләп 24 ел буе утына-газына булса да түләмәдең соң?", дидем. "Менә хәзер түлим", ди. Түләүләрен без түлисе икән, ә баланста ул тота икән – менә ничек кызык! Дөресен генә әйткәндә, бу тарихи бина, архитектура һәйкәле. Инкыйлабка кадәр төзелгән. Андый урында склад һәм почта ясауны мин үзем күз алдына да китерә алмыйм. Элеккедән калган фельдшер-акушерлык пункты буш тора, анда электр ягып та җылытырга мөмкин – ут кергән. Нишләп склад белән почтаны шунда ясамаганнар, мәчеткә керткәннәр – аңламыйм. Вакытлыча гына дигәннәренә дә ышанмыйм. Авыл җирлеге үзе дә 5-6 айга гына дип күченгән иде безнең ширкәт бинасына, инде ничә ел утырадыр, чутын югалттым. Бу почта да шулай калачак, күрерсез, ди Радик Вафин.

Тарихи мәчет кереше
Тарихи мәчет кереше

Яңа мәчетне күпсанлы иганәчеләр салдыртса да, анда төп матди ярдәм күрсәтүче – Радик Вафин үзе. Яңа мәчет аның әтисе – Кадыйр исемен йөртә.

Хәербидә ветераннар шурасы рәисе булган Роза Кушмина да мәчетнең борынгы булуын раслый һәм аның тарихы белән таныштыра.

"Бу 1908 елда ук 1 гильдия сәүдәгәре Салих Гобәйдуллин акчасына салынган мәчет. Анысына кадәр дә ул урында мәчет торган, анысы 1873 елда салынган булган. Ул янгач, моны салганнар. Бу мәчетнең инкыйлабтан соң да манарасы киселмәгән, совет елларында мәктәп булып торган, аннары кабат мәчет буларак эшләде. Без яңа мәчеткә йөрибез бит инде, искесенә елына берничә тапкыр, ифтар вакытларында гына җыелабыз. Мин моны җитәкчеләрнең дус-тату булмавы аркасында килеп чыккан хәл дип исәплим", диде Кушмина.

Авыл күренеше
Авыл күренеше

Хәерби авылындагы әлеге иске мәчет Лаеш районындагы тарих һәм мәдәният һәйкәлләре исемлегендә дә бар. Райондагы күпсанлы тарихи гыйбадәтханәләр арасында, шундый зур тарихы булган бердәнбер мәчет ул.

Мәчет эченә почта белән танышырга кердек. Ике заллы мәчетнең беренчесендә өстәлләр урнаштырып, почта ясаганнар. Мәчетнең намаз укырга дип җәелгән йомшак келәмнәре алынмаган, почта җитәкчесе шул келәмнәрдә тышкы аяк киеме белән йөри. Мәчетнең икенче бүлмәсендә – әйбер саклау урыны.

Үзен Гөлсинә дип таныштырган почта җитәкчесе фамилиясен әйтүдән баш тартты. "Авыл җирлеге кайда урнаштырды – шунда урнаштык, мин монда кечкенә кеше", диде ул. Мәчеттә почта ясауга карата мөнәсәбәтен сорагач та, кабат шул сүзен кабатлады: "Җитәкчеләр кая куша – шунда барабыз".

"ӘЛЛӘ НӘРСӘДӘН ФИЛ ЯСАМАГЫЗ"

Авыл җирлеге башлыгы Минзәлия Минбаеваны җомга көнне эшендә тота алмадык, шуңа телефон аша гына элемтәгә чыктык.

— Мәчет авыл җирлеге балансында. Ноябрь-декабрь айларына түләүләрне дә авыл җирлеге түләде. Мин сезгә квитанция дә күрсәтә алам.

— Ә аңа кадәрге айлар өчен кем түләде, авыл җирлегеме, әллә Радик Вафинмы?

— Анда почта бер атна гына эшли бит әле!

— Почта эшли башлаганчы ук бина сезнең баланста булгандыр бит?

— Сез әллә нәрсәдән фил ясап йөрмәгез! Мин авыл хатыннарын хәзер урам уртасында почта көттереп торырга тиеш идемме? Ә? Әйтегез әле миңа?

— Анда сезнең буш торучы фельдшер-акушерлык пункты бар икән...

— Юк, сез миңа җавап бирегез беренче! Мин авыл хатыннарын, әбиләрне, урам уртасында почта көттереп торырга тиеш идемме?!?

— Юк.

— Шулай булгач! Бу – вакытлыча! Беренчедән, бу мәчет эшләми! Анда бер дигән яңа мәчет бар! Йөрисе килгән кеше өр-яңа мәчеткә йөри. Нәрсә кирәк сезгә, әйтегез миңа?

— Анда сезнең буш торучы фельдшер-акушерлык пункты бар икән. Нигә почта шунда урнашмады?

— Ул бина җылытылмый! Катып үлә торган бинага почта кертимме мин?

— Почта күпме вакыт мәчеттә булачак?

— Өч ай!

— Мәчетнең келәмнәрен булса да җыеп куеп булмый идеме?

— Мәчетнең келәмнәре тапталмый анда, картон җәелгән!

ЙӘ БЕЛМИЛӘР, ЙӘ ХУПЛАМЫЙЛАР

Авыл кешеләреннән: "Иске мәчеттә почта эшләтүгә ничек карыйсыз?" дип сораштыру уздырдык. Күпчелек почтаның яңа урынын хупламый икән.

Булат Миңнегалиев үзе дә мәчет карты булуын әйтте. "Йөз еллык мәчет инде ул... Берни әйтә алмыйм. Без үзебез намазлар укырга яңасына йөрибез. Тегесенең утына, газына түләп торалар, бинасы буш тора. Белмим инде... Иске мәчеттә почта эшләү матур түгел дә, бәлки, вакытлыча булгач, ярыйдыр", диде Миңнегалиев.

Гүзәл Хәлиуллина һәм Айрат Рәхмәтуллин
Гүзәл Хәлиуллина һәм Айрат Рәхмәтуллин

Фамилиясен атаудан баш тарткан Гүзәл ханым авыл җирлеге башлыгын бик конфликтлы кеше дип атады. "Почта өчен яраклы буш бина була торып, мәчеткә кертергә тиеш түгелләр иде инде аны. Ул Минзәлиянең теленә керәсем килми, теле Киевка җитәрлек, шуңа фамилиямне әйтмим", диде.

"Мәчет – мәчет булырга тиеш инде ул, почта түгел. Елдан-ел күбрәк кеше мәчеткә килә, бәлки, искесендә мәдрәсә ясаргадыр?! Болай да укырга йөриләр түгелме инде... Ифтарлар да шунда уза бугай. Юк, мәчеттә почта булуын мин үзем хупламыйм. Нүжәли, почтага бер кечкенә бина юк инде, диде Айрат Рәхмәтуллин.

"Авыл җирлегеннәндер инде бу, сеңлем. Хатын-кызлар да укый, җомгаларга да кеше күп йөри. Киләчәктә ул бина барыбер кирәк булыр дип уйлыйм, алай почта ясыйсы түгел иде, дип белдерде Гүзәл Хәлиуллина.

"Мәчеттә почта ачу матур түгел инде. Аена бер генә сугылам үзем, түләүләр өчен генә, диде Рәис Кәримов.

Оксана Пархоменко һәм Сергей Горбунов
Оксана Пархоменко һәм Сергей Горбунов

Оксана Пархоменко мәчетне чиркәү белән чагыштырды. "Мәчеттә почта ачасыларын күптән ишеткән идем инде, булыр дип уйламадым. Үзем чиркәүдә почта ачканнарын күз алдына китерә алмыйм. Андый очракта урыслар нишләр иде икән? Менә бит, күз алдында буш бина тора, шунда булса да ярар иде. Мәчеттә почта ачу яхшы түгел", диде ул.

Сергей Горбунов та бу сүзләрне хуплады. "Мин үзем Ислам динендә булмасам да, бу әйберне кабул итә алмыйм", диде.

XS
SM
MD
LG