Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең күпчелеге илдәге вазгыять турында түрәләр сүзенә ышанмый


Былтыр түрәләр алдый дип исәпләүчеләр 37 процент кына булган.

Русияләрнең 52 проценты түрәләр илдәге вазгыять турында ялганлый дип саный. Бу хакта Левада фикер белешү үзәгенең 2018 елның ноябрендә уздырган сораштыру нәтиҗәләре күрсәтә.

Респондентларның тагын 33 проценты түрәләр кайчак дөресен сөйли, кайчак ялганлый дип исәпли. Сораштыруда катнашканнарның 12 проценты ил җитәкчелегенең дөресен генә сөйләвенә ышана.

2017 елгы сораштыруда 37 процент русияле түрәләр ялганлый дип белдергән иде. 2016 елда бу сан 42 процент, 2015тә 41 процент булды.

Мондый максимумны Левада үзәге җитәкчесе Лев Гудков гомум канәгатьсезлек һәм илдәге вазгыятьнең начараюы белән аңлата. "Бу пенсия реформасы нәтиҗәсендәге шок белән генә бәйле түгел, ә бәяләр һәм акцизлар арту, хакимиятнең проблемнарны халык исәбенә чишәргә тырышып, "социаль килешүне" бозуы белән дә аңлатыла. Түрәләргә ышанмау һәрвакыт бар һәм вазгыять начарайган саен арта", дигән Гудков "Ведомости"га.

XS
SM
MD
LG