Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте дәүләт проектларына 25,7 триллион сум тотачак


Дмитрий Медведев
Дмитрий Медведев

Иң күп акчалар федераль автотрассалар, тимер юллар һәм портлар төзү һәм яңарту өчен тотылачак.

Русия хөкүмәте президент Владимир Путинның май фәрманнарында билгеләгән дәүләт проектларның бәясе турында мәгълүмат урнаштырды.

2019 елдан 2024 елга кадәр 12 проект өчен 25,7 триллион сум акча тотылачак диелә.

Әлеге сумманың якынча яртысы -13 триллион сумын федераль казнадан, 4,9 триллионын - төбәкләр бюджетыннан бүлү каралган, калганнарын бюджеттан тыш чыганаклардан җыярга ниятлиләр.

Иң кыйммәтле дәүләт проекты - магистраль инфраструктураны яңарту. Бу федераль автотрассаларны, тимер юлларны һәм портларны төзү яки киңәйтүне күз уңында тота. Аңа биш ел эчендә алты триллион сумнан артыграк акча тотмакчылар. Сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәнияткә ярдәм итү өчен барысына бергә өч тапкырга әзрәк акча бүленәчәк.

2018 елның ноябрендә Русия Дәүләт шурасының эшче төркеме экспертлары 12 проектның дүртесе генә үтәлерлек дип бәяләде. Аерым алганда, тәкъдим ителгән финаслар белән торак проектын үтәп булмаячак дип белдерделәр.

XS
SM
MD
LG