Accessibility links

Барнаул һава аланында очкыч баскычыннан алты кеше егылып төшкән


Барнаулда һава аланы
Барнаулда һава аланы

Русия медиасы язуынча, бер кешенең аягы сынган, тагын берсенең аркасына зыян килгән. Җинаять эше ачылган.

Барнаул һава аланында Мәскәүгә очучы рейска утырганда берничә юлчы очкыч баскычыннан егылып төшкән. Алтай краеның транспорт министрлыгы мәгълүматына караганда, биш кеше яраланган, өчесен хастаханәгә илткәннәр. Транспорт прокуратурасында алты кеше яраланган дип белдерелә, дүртесен ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киткәннәр. РИА Новости чыганаклары сөйләвенчә, бер кешенең аягы сынган, тагын берсенең аркасына зыян килгән.

Әлеге очкыч "Урал һава юллары"ныкы булган. Баскычтан кешеләр менгәндә аның өске өлеше җимерелә һәм алты кеше җиргә килеп төшә.

Трапта техник карау уздырган вакытта күреп булмый торган төзексезлек булган дигәннәр ТАССка һава аланының матбугат үзәгендә.

Җинаять эше кузгатылган. Ике сәгатьтән очкыч Барнаулдан Мәскәүгә очкан.

XS
SM
MD
LG