Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы "суверен Рунет" турында канун өлгесен беренче укылышта кабул итте


Канун өлгесе, интернетның Русия өлеше дөнья челтәре инфраструктурасыннан өзелгән очракта, аның автоном рәвештә тотрыклы эшләвен тәэмин итәргә тиеш диелә.

Русия думасы "Рунетның тотрыклылыгы" турында канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Аны "суверен интернет" турында дип тә атыйлар.

Документны думага Федерация шурасындагы комитет башлыгы Андрей Клишас, аның беренче урынбасары Людмила Бокова һәм дума депутаты Андрей Луговой кертте.

Канун авторлары АКШның 2018 елның сентябрендә кабул ителгән яңа кибер-иминлек стратегиясенең "агрессив" булуы исәпкә алынды дип белдерә.

Документка ярашлы, Русия кулланучыларының мәгълүматын чит илләргә сирәгрәк җибәрү мөмкинлеге булдырылачак.

Нинди дә булса куркыныч туган очракта, элемтә операторлары трафик белән үзәкләштерелгән рәвештә идарә итүне тәэмин итәргә тиеш. Канун тапшырылган трафикның чыганагын билгели алырлык техник чаралар урнаштыруны да күздә тота. Кирәк вакытта әлеге чаралар тыелган мәгълүматлы ресурска керүне томалый алачак.

Узган атнада РБК Русиянең элемтә операторлары бу уңайдан киңәшмә уздырган дип хәбәр итте. Анда икенче укылышка кадәр "актуаль куркынычларны анализлау өчен элемтә челтәрләрендә күнегүләр уздыру" тәкъдим ителгән. Күнегүләрне 1 апрельгә кадәр уздырырга ниятлиләр.

Киңәшмәне InfoWatch ширкәте президенты Наталья Касперская уздырган. Ул - элекке ире белән "Лаборатории Касперского" ширкәтенә нигез салучы. Аның хәзерге ире - "дигитал суверенитет" концепциясен яклап чыгыш ясаучы IT-эшмәкәр Игорь Ашманов.

Русия хөкүмәте каршындагы экспертлар төркеме илдә автоном интернет булдыру турындагы канунны тәнкыйтьләп чыккан иде. Бу күп акчалар таләп итәчәк һәм Роскомнадзорның вәкаләтләрен тагын да киңәйтәчәк дип фаразлый алар.

ЛДПР фракциясе Андрей Луговойның документтан үз имзасын алуын таләп итә. Баш тарткан очракта, аңа каршы дисциплинар чаралар күреләчәк диелде. ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский фирка канунны хуплап тавыш бирмәячәк дип белдерде.

XS
SM
MD
LG