Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрнең 22 проценты илне яхшыга үзгәртер өчен митингларга чыгарга әзер


Алексей Навальный тарафдарларының протест чарасы (архив фотосы)
Алексей Навальный тарафдарларының протест чарасы (архив фотосы)

Үзгәрешләр өчен русияләрнең күбесе сайлауларга йөрү, хатлар имзалау кулай дип саный, ә митингларга чыгарга 22 проценты гына әзер.

Яхшыга үзгәрешләр өчен русияләрнең 71 проценты сайлауларда тавыш бирергә, яртысыннан күбе ачык хатлар һәм петицияләр имзаларга, 49 проценты башкарма хакимият оешмаларына мөрәҗәгать итәргә, 30 проценты иҗтимагый һәм сәяси оешмалар эшендә катнашырга әзер. Моны Левада үзәге былтыр ноябрь аенда уздырган сораштыру нәтиҗәләре күрсәтә.

Русияләрнең 22 проценты гына тормышны яхшыга үзгәртүгә ирешү өчен протест чараларында катнашырга әзерлеген белдергән.

Төрле дәрәҗәдәге сайлауларга үз намзәтләрен тәкъдим итәргә әзерлекләре турында респондентларның 10 проценты әйткән. Русияләрнең сигез проценты гына илдәге үзгәрешләр өчен иҗтимагый һәм сәяси оешмаларга акчалата ярдәм күрсәтергә әзер.

Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, төрле инициативаларда (сайлауларда, оешмаларда, митингларда) катнашырга әзер булучылар саны интернетка көн саен яки атнасына берничә тапкыр керүчеләр, Мәскәү кешеләре һәм 18-24 яшьлекләр арасында күбрәк.

XS
SM
MD
LG