Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават шәһәре башлыгы вазифасыннан китте


Динар Хәлилов (с) һәм Фәрит Гыйлманов (у)
Динар Хәлилов (с) һәм Фәрит Гыйлманов (у)

Башкортстанның Салават шәһәрен Уфаның Киров районының элекке башлыгы Динар Хәлилов җитәкләячәк.

13 февральдә Башкортстанның Салават шәһәре депутатлары мэр Фәрит Гыйлмановның вазифасыннан китүен хуплады. Чәршәмбедән ул республиканың сәнәгать һәм инновацион сәясәт министры беренче урынбасары вазифасында эшли башлаячак. Бу хакта Салават шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Салават башлыгы вазифаларына вакытлыча Динар Хәлилов билгеләнде. Ул моңа кадәр Уфаның Киров районын җитәкләгән иде. Мэр вазифасына бәйге игълан ителде, бәйге комиссиясе утырышы 1 мартта узачак.

Салават шәһәре Башкортстанда зурлыгы ягыннан өченче урында тора. Шәһәрнең иң эре ширкәте - "Газпром нефтехим Салават". Фәрит Гыйлманов Салаватны 2011 елдан бирле җитәкләде.

XS
SM
MD
LG