Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 2018 елда теләнмәгән оешма белән хезмәттәшлек итү өчен биш кеше җаваплылыкка тартылган


Артем Хохорин
Артем Хохорин

Бу хакта Татарстан эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы тору турындагы хисабында әйтелде.

Татарстанда 2018 елда Административ хокук бозулар кодексының 20.33нче мадддәсе (Русиядә теләнмәгән оешма дип танылган чит ил яки хөкүмәткә карамаган халыкара оешма эшен алып бару) нигезендә биш кеше җаваплылыкка тартылган. Бу хакта Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохоринның бүген Дәүләт шурасы утырышында җиткергән хисабында әйтелә. Бу мәгълүмат "Экстремизмга һәм террорчылыкка, оешкан җинаятьчелеккә каршы тору" бүлегендә китерелә.

Әлеге маддә нигезенә башлыча "Ачык Русия" активистлары җавапка тартыла. Республикада хәрәкәтнең координаторы Дмитрий Егоровка биш мең сум күләмендә штраф салынды. Быел гыйнвар аенда ул әлеге маддә нигезендә икенче штрафын алды. Былтыр шулай ук "Правозащита Открытки" юристы Эльза Нисанбековага да штраф салынды. 21 гыйнварда аның йортында "Ачык Русия" активисты Анастасия Шевченкога карата җинаять эше ачылу белән бәйле тентү узды.

2017 елда Русия баш прокуратурасы Британия һәм АКШта теркәлгән Михаил Ходорковский белән бәйле берничә оешманы Русиядә "теләнмәгән оешма" дип таныды. Русиядәге "Ачык Русия" хәрәкәте - тыелган оешма түгел.

XS
SM
MD
LG