Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илназ Пиркинны азаплауда гаепләнүче Түбән Кама полиция хезмәткәрләре мәхкәмә каршына басачак


Илназ Пиркин
Илназ Пиркин

Мәхкәмә каршына биш полиция хезмәткәре басачак. Тагын бер гаепләнүче эзләүгә игълан ителгән.

Татарстан прокуратурасы Түбән Кама полиция бүлегендә эшләүче биш хезмәткәрнең эшен мәхкәмәгә тапшырды. Ринат Әхмәтшин, Гадел Рәхимов, Игорь Филинов, Наил Миндубаев һәм Михаил Логачев көч кулланып вазифаларын арттыруда һәм кешене үз-үзен үтерүгә җиткерүдә гаепләнә. Алар​ 22 яшьлек Илназ Пиркинны үз-үзен үтерүгә җиткергән диелә.

Җинаять эше Түбән Кама шәһәре мәхкәмәсендә карала дип хәбәр итә "Зона права" координаторы Булат Мөхәммәтҗанов.

Эшнең тагын бер фигуранты Илнар Гарипов качкан һәм эзләүгә игълан ителгән. Аның эше аерым карала.

Түбән Кама егете Пиркин былтыр 19 октябрьдә үз-үзенә кул салды. Аңа кадәр егет бер тәүлек полиция бүлегендә булган. Тәртип саклаучылар Пиркин Николай Удиряковның машинасыннан магнитола урлаган дип шикләнгән.

Үз-үзенә кул салыр алдыннан Пиркин кесә телефонына видеоязма төшереп җибәрә. Анда ул полиция бүлегендә җәзалауларга дучар булуы турында сөйли. Егет сүзләренчә, урлауны тануны таләп итеп, аны өч хезмәткәр кыйный. Пиркин магнитоланы чынлап та урлавын, ләкин соңрак Удиряковка аны кире кайтаруын әйтә.

Илназ Пирикинны Удиряков полициядән гаризасын алгач тоткарлыйлар.

XS
SM
MD
LG