Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиягә инвестиция кертүче иң зур фондның нигез салучысы тоткарланган


Майкл Калви (с) Казакъстанның Alatau Capital Invest ширкәте вәкиле Кайрат Сатыбалды белән
Майкл Калви (с) Казакъстанның Alatau Capital Invest ширкәте вәкиле Кайрат Сатыбалды белән

Мәскәүдә Baring Vostok инвестиция ширкәтенә нигез салучы Майкл Калви тоткарланган. Ул зур күләмдә хәрәмләшүдә шикләнелә.

АКШ ватандашы Майкл Калвиның тоткарлануы турында журналистларга Мәскәүнең Басман мәхкәмәсендә хәбәр иттеләр.

"Интерфакс" язуынча, тикшерү барлыгы алты кешене тоткарлауны сорый. Калвидан тыш, алар арасында "Восточный" банкының элекке идарә рәисе Алексей Кордичев, ширкәтнең партнерлары Ваган Абгарян, Филипп Дельпаль, инвестиция мөдире Иван Зюзин һәм Максим Владимиров бар диелә.

Бу кешеләр зур күләмдә хәрәмләшүдә шикләнелә. Гаепләүнең башка нечкәлекләре турында хәбәр ителми. Тикшерү комитеты да рәсми аңлатма бирмәде. Кайбер мәгълүматларга караганда, низаг "Восточный" банкыннан акча урлау белән бәйле.

  • Baring Vostok фондларының җәлеп ителгән капиталы 3,7 млрд доллар тәшкил ителә диелә ширкәтнең сайтында. Ширкәткә 1994 елда нигез салынган.
  • Baring Vostok - Русиянең турыдан-туры инвестиция базарында иң борынгы уенчыларның берсе санала. Ул Русия икътисадына туры инвестиция кертүче иң зур фонд. Фонд Русия сәнәгате, технологияләре, IT-өлкәсе ширкәтләренә һәм медиага инвестиция җәлеп итү белән шөгыльләнә. Baring Vostok "Восточный" банкы, OZON, Gett, "ЭР-Телеком" һәм башка ширкәтләрнең хиссәләрен тотучы булып тора. Әлеге ширкәт шулай ук Яндекс-ка да проектның башлангыч чорында инвестиция керткән.
  • Майкл Калви АКШ ватандашы диелә.
XS
SM
MD
LG