Accessibility links

Лукашенка: суверенитет темасына Путин белән фикер алышу булмады


Александо Лукашенка һәм Владимир Путин Сочида
Александо Лукашенка һәм Владимир Путин Сочида

Бүгенге көндә ике дәүләт бар, шуннан чыгып фикер йөртәбез, ди Беларус президенты.

Сочида Русия президенты Владимир Путин белән сөйләшүләрдә Беларус суверенитеты темасы күтәрелмәде дип белдерде Беларус президенты Александр Лукашенка журналистларга.

"Бүгенге көндә ике дәүләт бар, без шуннан чыгып фикер йөртәбез", диде Лукашенка. Шул ук вакытта ул суверенитет - аның өчен "изге", ә "бәйсезлек - чагыштырмача төшенчә" диде. Лукашенка Русия белән берләшү юлында ике ил ватандашлары моңа ни дәрәҗәдә әзер, шулкадәр алга бару булачак дип тә өстәде. Путин исә "дөньяда тулысынча бәйсез дәүләтләр юк", дип белдерде.

Русия президенты сүзләренчә, ике ил башы Русия белән Беларус арасындагы Берлек килешүен һәр яклап анализларга дигән фикергә килгәннәр. Путин Лукашенка белән очрашуда бөтен максатларга ирешелде диде. Ул Беларус президентынң Сочига эшлекле сөйләшүләр өчен генә түгел, ә "бераз ял итү өчен" дә чакыруын әйтте. Пәнҗешәмбе президентлар чаңгыда шуды, җомга хоккей уйныйлар.

  • Соңгы айларда кайбер экспертлар Мәскәүнең Минскига карата арта баручы басым турында яза. Әлеге басымның максаты Беларусны теге яки бу рәвештә Русиягә кушу дип аталды.
  • Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев Берлек дәүләте турындагы килешүнең пунктларын үти башларга кирәк диде. Алар тирән интеграцияне күз уңында тота, аерым алганда, бердәм валюта булдыру да каралган.
  • Александр Лукашенка исә соңгы вакытта бер чит ил дәүләтеннән килгән агрессия һәм суверенитетны югалту куркынычы турында даими әйтеп килә. Ул шулай ук Русияне "салым маневры" һәм башка адымнарны өчен тәнкыйтьләде.
  • Путин белән Лукашенка Мәскәүдә Яңа ел алдыннан да очрашкан иде, әмма нинди дә булса карарлар кабул итү турында белдерелмәде.
XS
SM
MD
LG