Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Русиядә фәкыйрьлекнең социаль портретын ясарга тәкъдим итә


Дмитрий Медведев
Дмитрий Медведев

Премьер фикеренчә, бу фәкыйрьләрне әлеге хәлдән чыгарырга ярдәм итәр иде.

Русия хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев фәкыйрьлек чигендә яшәүче русияләрнең социаль портретын ясарга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, бу фәкыйрьләрне әлеге хәлдән чыгарырга ярдәм итәр иде. Заманча технологияләр вакытында моны ясау авыр түгел дип саный Русия премьеры. Бу хакта Медведев Сочида губернаторлар белән очрашуда белдерде.

Дмитрий Медведев сүзләречә, Русиядә 19 миллионнан артык кешенең кереме яшәү минимумы дәрәҗәсеннән түбәнрәк. "Түләүләр һәм пособиеләр турындагы карарлар коры саннарга нигезләнеп кабул ителә. Фәкыйрь кешенең белемен дә, аның сәламәтлеге ничек булуын да карарга кирәк", дип саный премьер.

Президент Владимир Путинның "май фәрманнарына" ярашлы 2024 елга Русиядә гомер озынлыгы артырга һәм фәкыйрьлек дәрәҗәсе кимергә тиеш. Хөкүмәттә әлеге фәрманнарны үтәү өчен сигез триллион сум акча кирәк дип исәпләп чыгардылар.

XS
SM
MD
LG