Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан яшәү сыйфаты рейтингында Русиядә дүртенче урында


Казан шәһәре күренеше
Казан шәһәре күренеше

Татарстан 2017 елдагы кебек үк дүртенче урында. Башкортстан 24нче урыннан 25кә төшкән.

Русия төбәкләрендә яшәү сыйфаты рейтингында Татарстан беренче бишлеккә кергән. 2018 ел күрсәткечләренә нигезләнеп, РИА Новости уздырган тикшерүдә республика дүртенче урынга билгеләнгән. 2017 елда да ул дүртенче иде.

Мәскәү, Петербур һәм Мәскәү өлкәсе беренче өчлектә. Татарстаннан соң Белгород өлкәсе килә. Аларда инфраструктура, икътисад һәм социаль өлкәдәге үсеш дәрәҗәсе югары диелә.

Беренче унлыкта шулай Краснодар каре, Ханты-Манси автоном бүлгесе, Воронеж һәм Липецки өлкәләре бар.

Башкортстан 25нче урында. 2017 елда ул 24нче урында иде.

Исемлекнең ахырында Кабарда-Балкар, Бурятия, Яһүд автоном бүлгесе, Курган өлкәсе, Алтай, Калмыкстан, Ингушетия, Карачай-Чиркәс һәм Тыва урнашкан.

2017 ел белән чагыштырганда, былтыр әлеге исемлектә әллә ни зур үзгәрешләр юк: лидерлар һәм аутсайдерлар шул ук.

Тикшерү яшәү шартларының торышын билгеләүче 70 күрсәткечкә нигезләнгән. Алар арасында сәламәтлек саклау министрлыгы, финанс министрлыгы, Үзәк банк, Росстат мәгълүматлары бар.

XS
SM
MD
LG