Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшел Үзәндә 92 яшьлек әбине өеннән чыгаруга каршы петицияне 100 меңнән артык кеше имзалаган


Мәрфуга Һадиева
Мәрфуга Һадиева

Петициянең авторы журналист Юлия Фәйзразманова Яшел Үзәннән 92 яшьлек Мәрфуга Һадиева турында мәгълүматны таратуны сорый.

Яшел Үзәндә каза хәлендә дип табылган йорттан хезмәт ветераны, икенче төркем инвалид, 92 яшьлек Мәрфуга Һадиеваны яклап язылган петицияне 100 меңнән артык кеше имзалаган. Аны берничә көн элек журналист Юлия Фәйзрахманова Change.org порталына урнаштырган иде.

Фәйзрахманова сүзләренчә, Яшел Үзән районы мәхкәмәсе әбине йортыннан чыгару карары кабул иткән.

"Бу Яшел Үзәннән Мәрфуга Һадиева. Ул - сугыш баласы, Икенче дөнья сугышы чорында яшүсмер килеш саклану заводында эшләгән. Хәзер шәһәр башкарма комитеты аны үз фатирыннан урамга чыгара", диелә петициядә.

Яшел Үзәндә гомер итүче, тиздән 93 яшен тутырачак Мәрфуга Һадиева яшәгән йортны җирле хакимият каза хәлендә дип таныды һәм аңа йорттан кая да булса китәргә кушты. Бу хәбәр күпләрне аптырашта калдырды. Халык йортларның каза хәлендә булуын раслаучы бәяләмәләр ялганга нигезләнгән, хакимияткә әлеге йортлар торган җир кирәк дип белдерә. Бу хакта Азатлыкка Мәрфуга әби үзе һәм аның күршеләре сөйләгән иде.

XS
SM
MD
LG