Accessibility links

Кайнар хәбәр

Greenpeace: Русиядә һавада зыянлы матдәләр күләме нормативлары арттырылган


Greenpeace вәкилләре фаразлавынча, шулай итеп җитәкчелек илдә экологик статистиканы яхшыртмакчы.

Роспотребнадзор һавага бүленеп чыккан зыянлы матдәләр күләме нормативларын йөзләгән тапкыр йомшарткан дип саныйлар Greenpeace экология оешмасының Русия бүлегендә. Дүшәмбе Greenpeace әлеге хәлне тикшерүне сорап Русия Иминлек шурасына, Русия думасына, баш прокуртурага һәм башка күзәтчелек оешмаларына һәм министрлыкларга хат җибәргән.

Greenpeace-ның Русия бүлеге белдерүенчә, оешма Роспотребнадзордан аңлатма сораган, әмма җавап булмаган.

Greenpeace вәкилләре фаразлавынча, шулай итеп җитәкчелек илдә экологик статистиканы яхшыртырга тели. Экологлар бернинди дә аерым тикшерүләр уздырылмаган дип саный. Алар сүзләренчә, соңгы ун елда метилмеркаптанның һавада рөхсәт ителгән максималь күләме элекке белән чагыштырганда 60 тапкыр арттырылган. Ә 1999-2017 елларда Роспотребнадзор әлеге күрсәткеч кысаларын 660 тапкыр арттырган. Чүплекләргә якын урыннарда яшәүчеләр еш кына нәкъ әлеге матдәнең исен тоя.

Рәсми хисапларга караганда, нормативларны үзгәрткәнгә кадәр, һавада формальдегид күләме артык булган шәһәрләрдә 50 миллион кеше яши дип белдерелгән. Хәзер әлеге сан 20 миллион кешегә калган. Экологлар фикеренчә, яңа кагыйдәләр төрле заводларга яңа фильтрлар һәм заманча чистарткыч җайланмалар кую өчен акчаны күп тотмаска мөмкинлек бирә. Ә зыянлы матдәләрне һавага чыгару чынлыкта кимеми, арта гына диелә.

Greenpeace вәкилләре яңа тикшерүләр уздыруны сорый һәм һавада зыянлы матдәләр күләме нормативларын үзгәртүне тәкъдим итә.

XS
SM
MD
LG