Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт" хәрәкәте Сибай халкына вакытлыча читкә күчеп торырга ярдәм итәчәк


Фаил Алчынов
Фаил Алчынов

Башкорт активистлары Сибайда яшәүчеләргә якын-тирә авылларга күчеп торырга ярдәм итәргә җыена.

"Башкорт" милли хәрәкәте Сибайда экологик вазгыятькә бәйле үз ярдәмен тәкъдим итә. Активистлар шәһәр кешеләренә якын-тирәдә урнашкан авылларга вакытлыча күчеп торуны оештырмакчы. Бу хакта хәрәкәтнең җитәкчесе Фаил Алчынов хәбәр итте.

"Сибайда штаб булдырдык. Шәһәрдән башка җирләргә күченүчеләр күп, әмма яшәп торырга урыны булмаганнар да бар. Якын-тирә авылларда буш торган йортлар бар, ялгыз әбиләр дә гаиләләрне кабул итәргә әзер", ди Алчынов.

Вконтактеда моның өчен махсус төркем булдырылган. Анда сибайларга ярдәм итәргә теләүчеләр яза ала, ә шәһәр кешеләре күченеп тору урыны сайлый ала.

Якшәмбе, 17 февральдә Сибай лабораторияләре һавада күкерт диоксидының рөхсәт ителгән нормадан күпкә артык булуын теркәде. Әйтик, Нуриманов урамында ул 7,6, 8 март урамында - 12, Сарбаев урамында 6 тапкыр артык булган. Мондый хәл былтыр көздән бирле күзәтелә.

XS
SM
MD
LG