Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина "Боинг" һәлакәтенә катнашы булуда шикләнелүче Русия кешесен эзли


Олег Иванников (Bellingcat тикшерүеннән)
Олег Иванников (Bellingcat тикшерүеннән)

Эзләүгә игълан ителгән Олег Иванниковны террорчылык оешмасы төзү һәм агрессив сугыш алып баруга катнашуда гаеплиләр.

Украина иминлек хезмәте Русия хәрби күзләү хезмәткәре вәкиле дип фаразланган Олег Иванниковны эзләү игълан итте. Аның Донбасс күгендә 2014 елда Малайзия һава юллары ширкәтенең "Боинг" очкычы һәлакәтенә катнашы бар дип белдерелә.

Иванниковны эзләү игълан ителүе турында мәгълүмат Украина эчке эшләр министрлыгы сайтындагы исемлеккә кертелгән. Иванниковны террорчылык оешмасы төзү һәм агрессив сугыш алып баруга катнашуда гаеплиләр.

Элегрәк Bellingcat тикшерү төркеме Русиянең хәрби күзләү идрәсе хезмәткәре Олег Владимирович Иванников "Орион" кушаматы белән йөргән дип белдергән иде. Әлеге кушамат "Бук" зенит-ракет корылмасын Русиядән Украинаның көнчыгышына алып бару турында телефоннан сөйләшүләр язмаларында очраган. Bellingcat "Боинг" "Бук" корылмасыннан атып төшерелгән дип белдерә.

"Орион" белән сөйләшүче "Дельфин" кушаматлы кеше Русиядә торып, Украина көнчыгышында хәрби эшчәнлекне җитәкләгән, ә Иванников Украинаның үзендә оператив эшчәнлек алып барган диелә. Ул "Луһански халык республикасы"н игълан иткән фетнәчеләрнең элекке башлыгы Игорь Плотницкийга фәрманнар биреп торган һәм Русиядән техника китерүгә җаваплы булган диелә.

Былтыр май ахырында Уртак тикшерү төркеме (JIT) Малайзия һава юллары ширкәтенең "Боинг-777" очкычы Русия хәрби көчләренең 53нче зенит-ракет бригадасына караган "Бук" шәкелендәге ракет системыннан бәреп төшерелгән дип белдерде.

Русия Боинг һәлакәтенә катнашы булуын кире кагып килә. Русия саклану министрлыгы "Русия хәрби көчләренең бер генә ракет системы да ил чиген узмады" дип белдерү ясады. Мәскәү очкыч Украинаның "Бук" системыннан бәреп төшерелгән дип тәкърарлый.

Боинг Донбасс күгендә 2014 елның 17 июлендә бәреп төшерелде. Очкычтагы барлык 298 кеше дә һәлак булды.

XS
SM
MD
LG