Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиягә чит илдән килүче һәр турист өчен туризм ширкәтләренә акча түләргә тәкъдим ителә


Кытай туристлары Петербурда
Кытай туристлары Петербурда

Туристларны Русиягә җәлеп итү өчен виза бирүне гадиләштерү, чит илдән килгән һәр турист өчен туризм ширкәтләренә биш мең сум тирәсе субсидия бүлү тәкъдим ителә.

Русия икътисади үсеш министрлыгы 2019 ел ахырына кадәр илгә туристлар җәлеп итү өчен виртуаль икътисади мәйдан булдырырга тәкъдим итте. Бу хакта "2025 елга кадәр хезмәтләр экспорты үсеше стратегиясендә" әйтелә дип яза Коммерсантъ.

Русиянең туризм сәнәгате берлеге мондый документны алган, әмма әлегә фикер алышуларда конкретлык юк дип белдерә.

Басма чыганаклары раславынча, икътисади үсеш министрлыгы чит ил туристларын илгә чакыру белән шөгыльләнүче туризм ширкәтләренә ярдәм итү чаралары турында документ кабул итәргә җыена. Төркем белән килүче туристларга виза бирүне гадиләштерү карала. Газет язуынча, бу эш белән эре туризм ширкәтләре дә, кунакханәләр дә шөгыльләнә алачак.

Моннан тыш, туризм ширкәтләрен субсидияләү дә тәкъдим ителә. Басма чыганагы белдерүенчә, туризм ширкәтләренә чит илдән килгән һәр турист өчен якынча биш мең сум бүленәчәк.

Президент Владимир Путин 20 февральдә Федераль җыенга юлламасында чит ил кешеләренә визалар бирүне гадиләштерергә һәм электрон визалар куллануы киңәйтергә тәкъдим итте. Шул ук көнне икътисади үсеш министры виза алу бәясе һәм процедурасы "җиңеләергә тиеш" диде.

Чит ил ватандашлары Русиягә 30 көнгә кадәр бер йә ике тапкыр керергә рөхсәт бирүче визалар белән килә ала. Виза бәясе төрле илләр өчен аерыла: әйтик, Франция ватандашлары өчен ул 35-70 евро, АКШ кешеләре өчен 80-240 доллар тора. Электрон визалар белән илгә керүнең гадиләштерелгән тәртибе Ерак Көнчыгышта якын-тирә илләр өчен гамәлдә.

XS
SM
MD
LG