Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрки дөньяның күренекле галиме Кемал Карпат вафат


Кемал Карпат (1925–2019)
Кемал Карпат (1925–2019)

20 февраль Кушма Штатларның Мадисон шәһәрендә 94 яшендә төрки дөньяның күренекле тарихчысы Кемал Карпат вафат булды. Ул чыгышы белән кырымтатар иде.

Галим Кемал Карпатның 20 февраль Мадисонда вафат булуы турында Төркиянең Чикагодагы консуллыгы хәбәр итте.

Кемал Карпат 1925 елның 15 февралендә Романиянең Добруҗа төбәгенең Бабадаг авылында кырымтатар гаиләсендә туган. Әтисе ягыннан аның нәселе Аккирмәннән (хәзерге Белгород-Днестровский), Буҗак далаларыннан, әнисе ягыннан нәселе Кырымнан булган. Кемал Карпат Истанбул университетында хокук факультетын тәмамлаган, аннары Вашингтон университетында сәяси фәннәр факультетында укыган, Нью-Йорк университеты докторы, 1970 елда Висконсин-Мадисон университеты профессоры була.

Кемал Карпат тарих өлкәсендә күп кенә халыкара тикшеренүләр үзәкләре әгъзасы, Госманлы дәвере тарихы өлкәсендә дөньякүдәм танылган галим иде. Аның 20 илдә 16 китабы, дистәләрчә мәкаләләре дөнья күрде.

Галим Колумбия, Принстон, Билкент университетларында укытты, төрле халыкара бүләкләргә лаек булды, Овидиус Костендже университетының, Төркия фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы, Чуваш университетының мактаулы докторы иде.

Кемал Карпат туган ягы Добруҗада яшәгән кырымтатарларның милли тормышы, Кырым ханлыгы тарихын да өйрәнде, бүгенге Кырымда булган хәлләрне дә күзәтеп бара иде. Аның фейсбук битендә Кырым, кырымтатарлар белән бәйле мәгълүматлар даими чыгып торды.

Кемал Карпатның Добруҗа татарларына мөрәҗәгате:

XS
SM
MD
LG