Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йортыннан куылучы 92 яшьлек Мәрфуга Һадиевага бер хәйрияче ярдәм итәргә тели


Мәрфуга Һадиева
Мәрфуга Һадиева

Татарстан президентының матбугат вәкиле Лилия Галимова әйтүенчә, республика каза хәлендәге йортлар програмының шартларын үзгәртергә җыенмый.

Үз-үзен танытырга теләмәүче хәйрияче 92 яшьлек тыл ветераны Мәрфуга Һадиевага башка фатир алу өчен матди ярдәм күрсәтергә әзер. Яшел үзән хакимияте кешеләрне каза хәлендәге йортлардан күчерү програмы нигезендә әбине өч бүлмәле фатирыннан чыгарырга карар иткән иде. Ярдәм тәкъдиме турында Татарстан президентының матбугат вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте. Ул хәйрияченең исемен атамый.

Канунга ярашлы, иске фатирдан күченүнең ике төре бар: социаль ипотека яки социаль аренда. "Мәрфуга Һадиева боларның кайсын сайлаячак, хәйрияче шул юнәлештә ярдәм итәчәк”, диде президент вәкиле.

Шул ук вакытта Галимова програмның берничек тә үзгәрмәячәген әйтте. Сатып алу шартлары шул килеш кала: бер дүрткел метр өчен 11 мең сум. "Програм үзгәрмәячәк, ничек бар - шундый булып калачак. Ул канунга нигезләнгән", диде Галимова.

Яшел Үзәндә гомер итүче, 22 февральдә 93 яшен тутырачак Мәрфуга Һадиева яшәгән йортны җирле хакимият каза хәлендә дип таныды һәм аңа йорттан кая да булса китәргә кушты. Бу хәбәр күпләрне аптырашта калдырды. Халык йортларның каза хәлендә булуын раслаучы бәяләмәләр ялганга нигезләнгән, хакимияткә әлеге йортлар торган җир кирәк дип белдерә. Бу хакта Азатлыкка Мәрфуга әби үзе һәм аның күршеләре сөйләгән иде.

Әлеге проблемга Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин да игътибар итте. Ул тикшерүчеләргә җирле хакимиятләрнең гамәлләренә хокукый бәя бирергә һәм Яшел Үзән халкының каза хәлендә булган йортлардан күченү програмы үтәлешенә зарларын өйрәнергә кушты.

Интернетта Мәрфуга Һадиеваны яклап язылган петиция дә урнаштырылды. Аны 21 февральгә 138 меңнән артык кеше имзалаган. Петицияне журналист Юлия Фәйзрахманова язган иде.

XS
SM
MD
LG