Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туган тел көне: Хәбиров флешмоб башлады, Шаранда "Мин татарча сөйләшәм" фестивале үтте


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Радий Хәбиров Рәми Гариповның "Туган тел" шигырен сөйләде һәм башкаларга да туган телләрендә яраткан шигырьләрен сөйләп, флешмобка кушылырга чакырды.

Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә Халыкара туган тел көне уңаеннан флешмоб башлады. Рәми Гариповның "Туган тел" шигырен сөйләде һәм башкаларга да туган телләрендә яраткан шигырьләрен сөйләп, аңа кушылырга чакырды.

"Бүген ЮНЕСКО тарафыннан билгеләнгән Туган тел көне. Туган телегездә яраткан шигырегезне укып, аны социаль челтәрләргә чыгарырга тәкъдим итәм. Туган телләр безне бүлүче түгел, ә киресенчә, дөньяны рухи яктан баерак итүче", дип язды Хәбиров.

Башкортстан башлыгына карикатурист Камил Бузыкаев, Башкортстанның Иҗтимагый пулаты рәисе Шамил Вәлиев, журналист, Башкортстанның Стратегик тикшерүләр институты сүзчесе Газиз Йосыпов һәм башкалар кушылды.

Башкортстанның Шаран районы татарлары оешмасы Туган тел көне уңаеннан "Мин татарча сөйләшәм" фестивале оештырды. Бәйрәмгә районның ун мәктәбеннән җитмешләп укучы җыелды. Алар татарча популяр җырлар башкарды, шигырьләр сөйләде. Шаран районы татарлары оешмасы рәисе Зәбир Сәләхов әйтүенчә, фестивальнең төп максаты - балаларны туган телдә сөйләшүгә өндәү, татар теленең матурлыгын күрсәтү.

Шаранда "Мин татарча сөйләшәм" фестивале узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:33 0:00

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграмда артист Чулпан Хаматова белән төшкән фотосын гына куйды. Казанда "Зөләйха күзләрен ача" китабына нигезләнгән фильм төшерелә, Хаматова анда төп рольне уйный.

Туган тел көне уңаеннан Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Дөньяда кайсы телләргә юкка чыгу куркынычы яный?
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:57 0:00

XS
SM
MD
LG