Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан хөкүмәте вазифадан китте


Нурсолтан Назарбаев
Нурсолтан Назарбаев

Хөкүмәткә вазифадан китәргә президент Нурсолтан Назарбаев тәкъдим иткән иде.

21 февраль Казакъстан президентының рәсми интернет сәхифәсенә чыгарылган белдерүдә президент Нурсолтан Назарбаевның Казакъстан Конституциясе нигезендә хөкүмәтнең вазифадан китү гаризасын кабул итүе турында языла.

Хөкүмәт башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Әскар Мамин билгеләнде. Яңа хөкүмәт расланганчы элекке министрлар үз вазифаларын башкаруны дәвам итәчәк.

Хөкүмәт президент тәкъдиме нигезендә китәргә мәҗбүр булды. Бүген Назарбаев хөкүмәт тулысынча вазифадан китәргә тиеш дип белдерде. Назарбаев хөкүмәтне ил икътисадының һәм кешеләрнең керемнәренең үсмәве өчен гаепләде, министрлар халык белән эшли белми диде.

"Бүген мин ил өчен мөһим карар чыгарам. (…) Казакъстан хөкүмәте вазифадан китәргә тиеш дип исәплим", диелә президентның рәсми сайтына чыгарылган белдерүдә.

Бакытжан Сагинтаев җитәкчелегендәге хөкүмәт 2016 елдан бирле эшләде. Конституция нигезендә хөкүмәтне президент төзи һәм ул хөкүмәт президентка буйсына.

Соңгы ике атнада Казакъстанда күпбалалы хатыннарның зур протест чаралары уза. Алар үз гаиләләренең тормыш шартларын яхшыртуны таләп итә. Протест чаралары башкала Астанада вакытлы торак урынындагы янгында биш кечкенә кыз һәлак булганнан соң башланды.

XS
SM
MD
LG