Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов аракы белән беррәттән чит илгә хәләл продукция дә сатмакчы


Рөстәм Миңнеханов халыкара хәләл сертификация алып, азык-төлекне дөньяга чыгарырга тәкъдим итте. Бу хакта ул Казанда Идел буе федераль бүлгесе төбәкләре җитәкчеләренең авыл хуҗалыгы продукциясен экспортка чыгаруга багышланган очрашуда әйтте. Миңнеханов читкә аракы сатуны үрнәк мисал итеп китерде.

"Хәзерге вакытта без ислам илләре белән икътисади элемтәләрне ныгыту өлкәсендә эшлибез. Дубайда азык-төлек күргәзмәсендә безнең вәкилләр дә бар. Дубай экспорт үзәге белгечләрне әзерләүдә куратор булып тора. 47 ширкәт хәләл җитештерә. Бу Русия базары өчен. Ә менә дөньяга чыгар өчен уртак эш булырга тиеш. Халыкара сертификат алырга кирәк. Кайбер ширкәтләр Фарсы култыгы илләре, Төркия, Казакъстан белән эшли", дидеТатарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, "Казан саммит" икътисади форумы кысаларында узучы Halal Expo күргәзмәсен федераль дәрәҗәгә күтәрергә кирәк.

"Татарстан гына түгел, башка төбәкләрне дә җәлеп итәргә кирәк. Безнең эшләнмәләр аларга да кызык булыр иде", диде ул.

Миңнехановның тәкъдимен Русия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Дмитрий Патрушев хуплап чыкты.

"Хәләл продукция һәм халыкара сертификацияләргә җитди нигез бар", диде Мәскәү түрәсе.

Русия авыл хуҗалыгы министры урынбасары хәзер хәләл продукция буенча аерым програм эшләнүен әйтте.

Хәләл темасы белән беррәттән Миңнеханов Татарстанда җитештерелгән спиртлы эчемлекләрне чит илләргә сатуның артуын үрнәк мисал итеп китерде.

"2018 елда Татспиртпром ширкәте экспортны 20 процентка арттырды. Бүген 24 илгә үз продукциясен сата", диде ул.

XS
SM
MD
LG