Accessibility links

Кайнар хәбәр

Социаль ипотека програмында катнашучылар гаделлек сорап Татарстан хөкүмәте бинасы каршына чыкты


Ялгыз пикетта катнашучы

Социаль ипотека програмында катнашучылар Татарстан хөкүмәте бинасы каршына ялгыз пикетка чыкты. Алар дәүләт торак фондыннан займ бирүне кайтаруны таләп итә.

"Рөстәм Нургалиевич, займ бирүне туктаткан Дәүләт торак фонды карарын контрольгә алуны сорыйбыз", "Дәүләт торак фонды займ бирүне туктатты, бәяләрне арттырмыйча гадел социаль ипотеканы кайтарыгыз" дигән шигарьләр тоткан иде каршылык күрсәтүчеләр.

Ялгыз пикет бер сәгать дәвам итте. Ике кеше бер-берсен алмаштырып торды.

Яңа елдан соң Татарстан президенты каршында эшләүче дәүләт торак фонды займ бирүне туктатты. Моңа кадәр фонд үз акчасына фатирларны сатып ала иде. Ә социаль ипотека програмында катнашучылар берничә ел эчендә бурычын фондка кайтарып килде. Әлеге програмда катнашучылар сүзләренчә, хәзер мондый мөмкинлектән ана капиталы алучылар гына файдалана ала. Ике баласы булмаган мохтаҗ гаиләләр моны гаделсезлек дип атый. Әлеге үзгәрешләрне яңа елдан соң "Салават күпере" микрорайонында Айрат Арсланов урамының 12/2 йорты хуҗалары сизгән.

Социаль ипотека програмында катнашучыларның бу дәүләт торак фонды җитәкчелеге алышынгач беренче каршылык күрсәтүе. Узган елның 12 октябрендә дәүләт торак фонды белән 21 ел җитәкләгән Тәлгать Абдуллин бу вазифадан алынган иде. Аның урынына тарифлар буенча дәүләт комитеты белән рәислек иткән Марат Зарипов килде.
Каршылык күрсәтүчеләр әлегә урамга җомга һәм шимбә көннәрендә генә чыгарга уйлый. Мәсьәлә хәл ителмәсә, алга таба көн саен ялгыз пикет оештырырга ниятлиләр.

XS
SM
MD
LG