Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровскида мәктәпкә һөҗүм әзерләүдә шикләнелүче студент тоткарланган


Тоткарланган студент Брейвик идеяләре белән илһамланып яшәгән.

ФСБ мәктәпкә кораллы һөҗүм әзерләүдә шикләнелүче 18 яшьлек Хабаровски студентын тоткарлады. Бу хакта "База" һәм "Комсомольская правда" хәбәр итә.

"База" мәгълүматларына күрә, ФСБда сорау алу вакытында Александр Онуфриенко үзе укыган 30нче санлы мәктәптә канлы һөҗүм оештырырга җыенуын әйткән. Ул үзен 2011 елда Ослода терак оештырып төрмәдә утыручы Норвегиянең үтәмилләтчесе Андерс Брейвик идеяләре тарафдары дип белдергән.

Тентү вакытында тоткарланган студентның өендә кечкенә мылтык, 96 патрон һәм үтәмииләтчел кәгазьләр тапканнар дип хәбәр итә "База".

XS
SM
MD
LG