Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа мәкхәмәсе кырымтатар активистының шикаятен теркәгән


Сулейман Кадыров (у) мәхкәмәдә. Архив фотосы.
Сулейман Кадыров (у) мәхкәмәдә. Архив фотосы.

Кырымтатар активисты Сулейман Кадыровка мәхкәмә шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарган иде.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русия тарафыннан контрольдә тотылучы Судак шәһәр мәхкәмәсе чыгарган карарны теркәгән. Узган елның мартында Русиянең бербөтенлеген бозуга чакыруда гаепләнгән кырымтатар активисты Сулейман Кадыровка мәхкәмә шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарды. Европа мәхкәмәсенең шикаятьне теркәве турында радиобызга Кадыров адвокаты Александр Попков хәбәр итте.

"Без шикаятьне әле узган елның сентябрендә үк җибәргән идек, әмма ул бик күләмле булды, шуңа аны хәзер генә теркәгәннәр", диде "Агора" халыкара берлегендә эшләүче Попков.
Аның фикеренчә, бу шикаять шунысы белән мөһим, анда сүз Кырымның Украинаныкы булуы турындагы хәбәр белән уртаклашу һәм фикер белдерүгә генә бәйле түгел.

"Европа мәхкәмәсе Кадыровның бернигә үгетләмәгән килеш Русия мәхкәмәсенең аңа үгетләү өчен карар чыгаруына бәя бирәчәк. Шулай ук аны булмаган батальон турында видео белән уртаклашу өчен хөкем итүләре дә кызык. Русия мәхкәмәсен бу нечкәлекләргә игътибар итеп тормады", ди адвокат.

Гаепләү ягы Кадыров 2016 елның мартында "Крым" ихтыяри батальоны булдыру турындагы видеоны үз сәхифәсенә репост итеп элгән һәм "Кырым - ул Украина, һәрчак шулай булды һәм булачак!" дип язып куйган дип белдергән иде. Активистның сүзләре илнең бербөтенлеген бозуга чакыру дип бәяләнгән.

Мәхкәмәдә Кадыров гаебен танымады. "Мин беркайчан да Украина тарафдары булуымны яшермәдем, мин бу хакта әйтеп килдем, бу минем кеше һәм ватандаш буларак хокукым. Мин моны яшермим. Үземне гаепле дип санамыйм", диде Кадыров мәхкәмәдә.

Сеператизмга чакыруда гаепләнеп элегрәк Кырымда журналист Николай Семена һәм Кырымтатар Мәҗлесе җитәкчеләренең берсе Илми Умеров та хөкем ителгән иде.

XS
SM
MD
LG