Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар милли хәрәкәт ветераны Али Кадыров вафат


Али Кадыров
Али Кадыров

Җеназа 25 февральдә Акмәчеттә узачак.

24 февраль Акмәчеттә кырымтатар милли хәрәкәт ветераны Али Кадыров вафат булды. Ул 2014 елда Русиянең Кырым аннексиясе белән килешмәүчеләрнең берсе иде.

Соңгы биш елда Кырымда кырымтатар активистлары өстеннән җәелеп киткән мәхкәмәләргә даими йөргән, ирегеннән мәхрүм ителгәннәрнең туганнарына теләктәшлек белдергән Али Кадыров “Русиянең Кырымга керүе халкыбыз өчен фаҗига булды.Татарны аяк астына салып, аның фикерен тыңламыйча, халкыбызның җирен басып алдылар. Безнең тамырлар бу җирдә тирән урнашкан, аны никадәр киссәләр дә, алар яңадан үсеп чыга” дигән иде.

23 февральдә Кадыровны тоткарланган, ирегеннән мәхрүм ителгән кырымтатарларның гаилә әгъзалары, адвокатлар белән узган “Кырым теләктәшлеге” төркемнең җыелышында катнашты.

XS
SM
MD
LG