Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда беренче хосусый галәм аланы төзелергә мөмкин


Галәмнән Җирдә таң ату күренеше
Галәмнән Җирдә таң ату күренеше

Галәм аланы 2022 елга төзелергә мөмкин. Ракетларда галәмгә туристлар җибәрәчәкәләр.

Русиядә суборбиталь очышлар өчен беренче хосусый галәм аланы төзү планлаштырыла. Әлеге вакытта Татарстан һәм Түбән Новгород өлкәсендә мәйданнар карала дип яза "Известия".

Галәм аланы проектына караганда, ракет очып китү өчен 2022 елга 2,5х2 чакрым мәйданда ике корылма төзү күз уңында тотыла. Проект бәясе 40 млн доллар тәшкил итә. Галәм аланы 200 чакрым биеклеккә туристлар очыру өчен файдаланылачак. Экскурсиядә катнашучылар авырлык югалу халәтендә биш-алты минут булачак, әлеге вакыт эчендә алар иллюминаторлы кабинада ирекле хәрәкәт итә алачак диелә.

Очыш бәясе кимендә 200 мең доллар торыр дип көтелә, моның өчен махсус әзерлек тә узарга туры киләчәк. Беренче сынау 2023 елга планлаштырылган, ә беренче туристик очыш 2025 елда булыр дип фаразлана.

Сколково фән һәм технология институты җитәкчесе урынбасары Андрей Потапов сүзләренчә, галәм аланын төзү хосусый ракет төзелешен үстерүгә этәргеч булачак.

Татарстанда галәм аланы төзү турында хәбәрләр гыйнвар ахырында чыга башлады. Аны Алексеевски районында төзиячәкләр икән дигән мәгълүмат та булды.

Казакъстанда 2013 елның 2 июлендә Байконурда "Протон-М" казасыннан соң, "Антигептил" дигән оешма оешып, агулы гептил куллануга каршы төрле шәһәрләрдә протест чаралары оештыра башлады. Алар Байконурдагы очышларның экология өчен куркынычлы булуы турында белдерә.

Азатлык Казан урамнарында "Татарстанда галәм аланы төзүне хуплыйсызмы?", дигән сораштыру уздырды.

"Татарстанда галәм аланы төзүне хуплыйсызмы?"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:50 0:00

XS
SM
MD
LG