Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ясалма интеллект беренче тапкыр башкорт телендә шигырь язды


Нейрочелтәр язган башкорт шигырьләре "Ватандаш" журналының февраль санында басылды.

Мәскәүдәге Югары икътисад мәктәбенең Лингвистика мәктәбе доценты Борис Орехов башкорт телендә яза алучы нейрочелтәр төзегән. Бу хакта Башинформ яза.

Орехов сүзләренчә, нейрочелтәрне өйрәтү өчен ул XX гасырдагы 100 башкорт шагыйренең әсәрләрен алган. Аннары өч катлы нейрон челтәр төзегән һәм аны өйрәткән. Көчле компьютерда исәпләү процессы 40 тәүлектән артып киткән. Әлеге челтәр чыгарган шигырьләрнең виртуаль авторын Орехов Нейрошагыйрь дип атый.

Беренче әсәрләр "Ватандаш" журналының февраль санында басылды. Журналның баш мөхәррире Рәшидә Мәһәдиева әлеге шигырьләр күпләргә ошамас, чөнки алар гадәти түгел дигән фикердә.

Нейросеть тарафыннан язылган шигырьләр болайрак яңгырый:

Ике юллык:

Мин шиғриәт үҙе бит ул ун сал (чал - ред.) менән

Таң алдымда йомаҡ (табышмак - ред.) таратып.

Алты юллык:

Кешелек тауышы

Күктәр башын эйгән бөтә донъяға.

Бер көн һайын йәндәр (җаннар - ред.) йыраҡ булды,

Тауҙар аша йөрөй балалар.

Бер йыр булып күктә йәшәр быуын,

Тик бер таңда алыҫ (ерак - ред.) ергә талпынды.

Ясалма нейрон челтәрләренең шигырь язуы беренче очрак кына түгел. Моңа кадәр "Яндекс" урысча язучы машина тәкъдим иткән иде. Әлегә Русиянең урыс булмаган халыклары телләрендә шигырь яза алучы нейрочелтәр юк иде.

Нейрочелтәрләр Яндексның Алиса, Apple-ның Siri тавыш ярдәмчеләрендә дә кулланыла.

XS
SM
MD
LG