Accessibility links

Кайнар хәбәр

Язучы Җәүдәт Дәрзаман вафат


Җәүдәт Дәрзаман

Язучыга 74 яшь иде. Хушлашу сишәмбе иртән булачак.

Озакка сузылган каты авырудан соң күренекле язучы, шагыйрь Җәүдәт Дәрзаман вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу 26 февральдә 10.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Чехов урамы 53нче йортта булачак дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге.

Җәүдәт Дәрзаман (Җәүдәт Харис улы Дәрзаманов) 1945 елның 13 октябрендә Татарстан АССРның хәзерге Лениногорски районы Сугышлы авылында туган.

Татарстан радиокомитетында – редактор, 1987-1994 елларда "Ялкын" журналында баш мөхәррир була. Соңгы елларда Татарстан радиосында әдәбият-сәнгать тапшыруларының шеф мөхәррире булып эшли.

Җәүдәт Дәрзаманов башлыча балалар өчен язды. 1975 елда аның "Ирбатыр" исемле әкиятләр җыентыгы, ә 1977 елда "Солдат булдым" дигән шигырьләр китабы басыла. Композитор Ренат Еникеев шушы китап нигезендә ун кисәктән торган җырлар циклы иҗат итә һәм 1979 елда Ленинградның "Мелодия" фирмасы аны аерым пластинка итеп чыгара. 1981 елда цикл ноталы басма рәвешендә Татарстан китап нәшриятында нәшер ителә.

Шагыйрьнең аерым шигырьләре һәм "Төнге маҗара" исемле әкияте урыс теленә дә тәрҗемә ителгән.

XS
SM
MD
LG