Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәйхразиев Уфада күренекле татарлар каберләрен карауга ярдәм вәгъдә итте


Казан вәкиллегенең Уфада мөфти Тәлгать Таҗетдин белән очрашуы
Казан вәкиллегенең Уфада мөфти Тәлгать Таҗетдин белән очрашуы

Татар милләтен саклау һәм үстерү стратегиясен тикшерүгә килгән Казан делегациясе “Ихлас” мәчетендә, югары уку йортының татар бүлегендә, мөселман зиратында һәм диния нәзарәтендә булды.

Дөнья татар конгрессы Милли шурасы башлыгы Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә төркем 25 февраль Башкорт дәүләт педагогия университетының татар кафедрасында булды. Кунаклар Мәрҗәни һәм Тукай кабинетлары белән таныштылар.

Аннан соң делегация Уфаның мөселман зиратында булды. Кунаклар Риза Фәхретдин каберенә зиярәт кылды. Башкаланың “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм Риза Фәхретдин каберен карап торуларын сөйләде. Татарстаннан да килеп зиярәт иткәннәре булуынәйтте. Делегация әгъзалары шулай ук Фәридә Кудашева, Мостай Кәрим, Әнгам Атнабай, Бәхти Гайсин, Радик Гәрәев каберләренә дә чәчәк салды.

Дөнья татар конгрессы Милли шурасы башлыгы Васил Шәйхразиев алдагы айларда кабат Башкортстанга киләчәкләрен әйтте. Аның сүзләренчә, Бишбүләк районына барып Фатих Кәримнең музеенда булачаклар. Ул эшкуарларны җәлеп итеп музейларга һәм күренекле кешеләрнең каберләрен карауга ярдәм оештырылачагын әйтте.

Мөселман зиратыннан соң кунакларны Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин кабул итте. Очрашуда дуслык, хезмәттәшлек турында сүз барды.

Чараларда катнашкан “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм. Азатлыкка фикерләре белән бүлеште:

“Мин чараларның барсында да катнаштым. Стратегиягә килгәндә, ул шактый колачлы. Тулыландыру һәм тормышка ашыру һәрберебезнең кулында. Моңа кадәр узган татар чараларында ызгышлар, каршылыклар булса, бу бик тыныч һәм эшлекле узды. Стратегия тикшерүдән соң кичә кунаклар “Ихлас” мәчетендә булды. Без мәчетне тәкъдим итү чарасы уздырдык. “Илаһилар” төркеме мәдәни чара күрсәтте. Делегациянең безгә килүе безне тану. Бүгенге мөселман зиратындагы чара да мәгънәле. Казаннарның безнең күренекле кешеләрне тануы, тарихыбыз белән кызыксыну дип бәялим. Татарстан һәм Башкортстан арасында элек хезмәттәшлек итү турында килешү бар иде. Соңгы елларда ул эшләмәде. Әлеге очрашу шул килешүне яңарту өчен дә нигез булыр дип уйлыйм”, диде ул.

XS
SM
MD
LG