Accessibility links

Кайнар хәбәр

НТВга нигез салучы, сәясәт белгече Игорь Малашенко үле килеш табылган


Игорь Малашенко
Игорь Малашенко

Игорь Малашенко үзенә кул салган диелә. Ул Испаниядә булган.

Танылган сәясәт белгече, медиаменеджер Игорь Малашенко Испаниядәге йортында үле килеш табылган. Бу хакта үз чыганакларына таянып "Коммерсантъ" хәбәр итә. Басма язуынча, ул үзенә кул салган.

"Ведомости" чыганаклары да Малашенконың үзен үтерүен раслый.

Соңгы вакытларда Игорь Малашенко элекке хатыны Елена Пивоварова белән мәхкәмәләште. Әлеге авыр процесс турында Малашенконың хәзерге хатыны, колумнист һәм блогер Божена Рынска күп язды. Пивоварова элекке ире байлыгының 80 процентына дәгъва кыла дип сөйләде Рынска.

Божена Рынска шулай ук Facebook-та реклама постлары да бирә башлады. Мәхкәмә өчен күп акча тотыла, гаиләдә төп табыш китерүче хәзер мин дип аңлатты моны блогер.

Февраль урталарында элекке хатыны белән низагтан соң Малашенко авыр хәлдә хастаханәгә китерелде дип хәбәр ителде.

Игорь Малашенко НТВ телеширкәтенә нигез салучыларның берсе булды. Соңрак ул "Останкино" Русия дәүләт телерадиоширкәтен җитәкләде, Борис Ельцинның сайлау алды кампаниясендә төп киңәшче, RTVI телеканалы җитәкчесе булды, ә 2018 елда Русия президентына намзәтен чыгарган Ксения Собчакның сайлау алды штабын җитәкләде.

XS
SM
MD
LG