Accessibility links

БМОда Төркия Кытай мөселманнарын эзәрлекләүне хөкем итте


Мәүлет Чавушуглы
Мәүлет Чавушуглы

Төркия кабаттан Кытайны дин тоту иреген хөрмәт итәргә, уйгыр һәм башка мөселманнарның мәдәни үзенчәлекләрен якларга чакырды.

Мөселманнарны эзәрлекләгән өчен Төркия Кытайны кабаттан тәнкыйть итеп чыкты. Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушуглы Пекинны "террорчыларны бер гаепсез кешеләрдән аерып карарга" чакырды, дип хәбәр итә "Америка авазы".

БМОның Кеше хокуклары шурасы утырышында чыгыш ясап, Чавушуглы Төркия Кытайның террорчылыкка каршы көрәш хокукын таный", дип белдерде, әмма Пекинны дин тоту иреген хөрмәт итәргә, уйгыр һәм башка мөселманнарның мәдәни үзенчәлекләрен якларга чакырды.

Мөселман илләреннән бер Төркия генә Кытайдагы милли азчылыкаларга карата репрессияләргә каршы чыгыш ясый. Төркия тышкы эшләр министры Кытайның уйгырларга карата сәясәтен "кешелек өчен зур оят" дип атады.

Чавушуглы үз чыгышында шулай ук Израилне дә тәнкыйть итте, фәләстиннәрнең кеше хокуклары бозылу борчылырлык дәрәҗәгә җитте диде ул.

Элегрәк Согуд Гарәбстаны шаһзадәсе Мөхәммәд бин Сәлмән Кытайның мөселманнарны тәрбия бирү үзәкләренә җибәрү сәясәтенә теләктәшлек белдерде.

"Кытай үзенең иминлеге өчен террорчылык һәм эстремизмга каршы көрәш сәясәте алып барырга хокуклы", дип китерде аның сүзләрен матбугат чаралары.

Күптән түгел Төркия тышкы эшләр министрлыгы уйгырларны эзәрлекләүгә карата бер белдерү ясаган иде инде. Министрлык Кытайны кеше хокукларын хөрмәт итәргә һәм төрки мөселман халкы өчен оештырылган "тәрбия үзәкләрен" ябарга өндәде.

Соңгы елда Кытайны Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләү, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябу турында хәбәрләр тарала башлады. Алар арасында татарлар да бар.

Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем да булдырылган.

Кытайда мөселманнарның эзәрлекләнүенә бәйле башлыча Көнбатыш илләре чаң суга. АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайга чикләүләр кертү мөмкинлеген карый.

Русия дә, Татарстан да әлегә Көнчыгыш Төркестандагы хәлләргә үз фикерен белдермәгән иде. Күптән түгел Русия тышкы эшләр министры Синҗандагы хәлләргә карата "без башка дәүләтләрнең эчке проблемнарына тыкшынмыйбыз" дип әйтте.

Кытай рәсмиләре исә мөселманнарга карата кырыс мөнәсәбәтне аклый. Мөселманнарны эзәрлекләүне алар, беренчедән, экстремизмга каршы көрәш дип, икенчедән, "кешеләргә якты киләчәккә юллама" дип атый.

The Independent язуынча, Кытайның тәрбия бирү үзәкләрендә ике миллионлап уйгыр һәм башка мөселман вәкилләре тотыла.

XS
SM
MD
LG