2019 елда Казанда Әҗем мәчетен, Муллин йортын һәм Петцольд сыра кайнату заводын төзекләндерергә җыеналар. Бу хакта Казан шәһәре думасы сессиясендә хәбәр иттеләр дип яза "Татап-информ".
Моннан тыш, Каюм Насыйри урамындагы Мәрҗани йортында музей-галерея булдырырга һәм Иске Татар бистәсендә "Том Сойер Фест" чарасын дәвам итәргә ниятлиләр.
2019 елда "Том Сойер Фест" кысаларында Беркутов йортын төзекләндерүне дәвам итмәкчеләр. Аны былтыр башлаганнар иде.
Муллин йорты бер төзекләндерелгән иде инде. Әмма ул эш проектсыз алып барылу сәбәпле, хаталар булган. Мәдәни һәм тарихи мирасны саклау програмнары белән шөгыльләнүче Татарстан президентының киңәшчесе Олеся Балтусова элегрәк Азатлыкка белдерүенчә, 2014 елда йортның бурасы утыргач, бина мәдәният министрлыгы белән килешенгән проектка туры китереп үзгәртеләчәк дип килешенгән.
Әҗем мәчетен төзекләндерүгә дә 2016 елда ук 47 млн сум тирәсе акча бүленгән иде. Эшләр шул ук елны тәмаланырга тиеш иде. Әмма эшчеләр мәчетнең фасадына зыян китерде, аларга каршы җинаять эше ачылды. Гомумән, мәчетне төзекләндерү эшләре 2014 елда ук башланды.