АКШ Конгрессының Вәкилләр пулаты сишәбме президент Дональд Трампның Мексика чигендә гадәттән тыш хәл кертү турындагы фәрманын кире кагучы резолюция кабул итте. Трамп, Конгрессның Мексика чигендә дивар төзелешен финанслаудан баш тартуына карамастан, бу төзелешкә акча тотарга ниятләп, 15 февральдә шундый фәрман имзалаган иде.
Конгресс әгъзалары, шул исәптән, кайбер республиканнар да, президент бу очракта үзенең гадәттән тыш хәл игълан итү хокукын кирәгеннән артык файдалана, АКШ конституциясенә ярашлы дәүләт чыгымнарын контрольдә тотучы Конгрессның мөһим өстенлеген боза дип исәпли.
Вәкилләр пулатының 13 республикан әгъзасы да демократлар белән бергә резолюция өчен тавыш бирде. Нәтиҗәдә 245 әгъза "әйе" дип тавыш бирде, 182се каршы булды. Шулай да бу демократларда президент ветосын узар өчен кирәк булган өчтән ике өлеш тавышлар булмаячак дигән сүз.
Дәүләт башлыгының гадәттән тыш хәл тәртибе кертү хокукы турында канун 1976 елда кабул ителгән. Шул вакыттан соң ул күп тапкырлар кулланылган, әмма моңа кадәр бер тапкыр да Конгрессның бер пулаты да президент теләген кире какмаган. Бүген демократлар илнең көньяк чигендәге кризис хәле – президент Трампның фантазия җимеше генә дип белдерә.
Конгрессның түбән пулаты инициативасын кабул итәргәме-юкмы икәнен хәл итү өчен Сенатның 18 көн вакыты бар. Бөтен демократлар да "риза" дип кул күтәрсә, югары пулатта күпчелекне җыяр өчен аларга дүрт республиканның да тавышы кирәк булачак. Әлегә Трампка оппозициядә булуларын өч кенә республикан сенатор игълан иткән.