Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәләт"кә 25 яшь: "Бу залдан хөкүмәт залларына күчәргә язсын"


"Сәләт" хәрәкәте 25 яшен бәйрәм итте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:25 0:00

"Сәләт" хәрәкәте 25 яшен билгеләп үтте. Беренче оештыручылар үз хатирәләрен уртаклашты. Кайбер зыялылар "Сәләт"кә урыс теле үтеп керүен дә әйтә.

"Сәләт" хәрәкәте үзенең 25 яшен тыйнак кына билгеләп үтте. Биш ел элек "Пирамида" күңел ачу үзәгендә президент катнашында бәйрәм итсәләр, бу юлы җыен Татар дәүләт филармония залында узды. Чарада "Сәләт"нең беренче оештыручылары, мәгариф һәм яшьләр министрлары катнашты. Бәйрәм тамашасы "Сәмрух" премиясе җиңүчеләрен игълан итү белән үрелеп барды.

"Сәләт"нең 25 еллыгы тантанасы
"Сәләт"нең 25 еллыгы тантанасы

"Сәләт"нең 25 яшьлегенә әлеге хәрәкәтне башыннан оештыруда катнашучылар да килгән иде. Сәхнәдә беренче итеп сүзне хәрәкәткә нигез салучы Җәүдәт Сөләйманов алды. Ул әлеге оешмада катнашучыларга һәм дәүләт җитәкчеләренә, министрлыкларга рәхмәтен әйтте.

"Рәхмәт Рөстәм абыебызга (президент Рөстәм Миңнеханов - ред.). Чөнки аның командасы биредә дә, аланда да безнең белән. Ул ярдәм итеп кенә калмый, һәрвакыт безнең белән булырга тырыша", дип сөйләде Сөләйманов.

Сәхнәдән мәгариф министры Рафис Борһанов, хөкүмәт рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева, Русия думасы депутаты Марат Бариев, Татарстанның газлаштыру фонды җитәкчесе, эшмәкәр Җәүдәт Миңнәхмәтов кебек түрәләр дә сәламләде.

Тантана залы
Тантана залы

"Бу залдан хөкүмәт залларына күчәргә язсын. Сез безнең эшебездә дә, тормышыбызда да терәк. Сезгә ышанычыбыз бик зур", диде мәгариф министры Борһанов.

Хәзер "Сәләт" хәрәкәтенә дәүләт ярдәме күрсәтелсә дә, беренче елларында ул гап-гади энтузиастлар эше була. Аның беренче җыены 1994 елда Арчада уза. Ул вакытта аланда 65 кеше җыйганнар.

"Сәләт" 1994 елда Арчада узган санак аланыннан башланып китте. Анда балаларны математика, физика, тел белеме өлкәсендә бәйгеләрдә җиңүчеләр арасыннан сайлап алдык. Ягъни, хәрәкәтнең башында гыйлем торды. Фән, гыйлем бүген дә "Сәләт" хәрәкәтенең төп юнәлеше булып кала, ләкин моңа дистәләгән яңа юнәлешләр өстәлде", дип искә алды "Сәләт"не оештыручыларының берсе Али Гыйлми.

"Сәләт"нең 25 еллыгы тантанасы
"Сәләт"нең 25 еллыгы тантанасы

Беренче аланны Арча педагогия көллияте белән физика-математика компьютер мәктәбе базасында оештырганнар. "Сәләт"не оештыруда катнашучыларының берсе Хәлил Гайнетдинов балалар өчен алан оештыру зур кыенлык белән узуын искә алды.

Хәлил Гайнетдинов
Хәлил Гайнетдинов

"Илнең таркалган вакыты. Оештыру авыр булды инде. Арча җитәкчелегенә, оешмаларына, педагогия көллиятенә рәхмәт, алар безне аңладылар. Җәйге алан уздырган чыгымнарны каплар өчен акчасын табып бары октябрьдә генә түләдек. Гомумән, илдә акча күргән кеше юк иде. Шул чорда башланган хәрәкәт бик чыныккан хәрәкәт булды", дип искә алды Гайнетдинов Азатлыкка.

"Сәләт" аша 100 мең кеше үтте

"Сәләт" аша ике буын һәм 100 мең кеше үтте диелде җыенда. Залда әлеге хәрәкәткә соңгы елларда кушылганнар күп иде. Тимерхан Шәйхетдинов "Сәләт"тә әле 3 ел гына. Шул вакыт эчендә Сәләт Викимәктәбен оештырган, "Ел сәлкеше - 2017"дә җиңгән.

Тимерхан Шәйхетдинов
Тимерхан Шәйхетдинов

"Сәләт үзенең мохите белән җәлеп итә. Аеруча, күп төрле мөмкинлекләр ача. Икенчедән, ул башка җирдә таба алмаслык тәҗрибә бирә", ди Шәйхетдинов.

Ә Камилә Һадиева үз тиңен шушында тапкан.

"Мин "Сәләт"кә 2009 елда эләктем. "Санак" аланына барган идем. Булачак ирем белән бер төркемдә идек. Алдагы елларда очраша башладык. Һәм 2015 елда "Биләр" форумында ул миңа тәкъдим ясады. "Сәләт"кә 8 ел йөрдем. Əйдаман, өлкән әйдаман да, укытучы да булдым", диде Һадиева Азатлыкка.

Камчаткадан Казанга күченгән Ләйсән Нуриева "Сәләт"тә булганнан соң татар телен өйрәнүен әйтте.

"Өч ел эчендә татар телен өйрәндем. Сөйләшәм. Син монда үзеңне икенче яктан ачасың. Кешеләр белән аралашып икенче кешегә әвереләсең. Синең яңа сыйфатларың ачыла, яңа үрләр яулый башлыйсың. Мәсәлән, сары галстукка лаек булдым. Ул сәләтле балаларга бирелә. Ул зур бүләк инде", диде Нуриева.

Офыклар киңәйде һәм урыс теле үтеп керде

"Сәләт" хәрәкәтенә дәүләт ярдәме көчәйгәч аның офыклары да киңәйде. Беренче еллардагы сыман 65 кенә бала түгел, йөзләрчә сәлкешне җыялар. Татар телендә генә сөйләшү принцибына нигезләнгән "Сәләт"кә акрынлап урыс теле дә үтеп керә башлады. Урыс телле татар балалар арткан, шулай ук аланга йөрүче урыслар да бар, урыс телле белгечләр дә җәлеп итәләр. Бәйрәмнең ике телдә баруы да шуны күрсәтә.

Фаяз Хуҗин
Фаяз Хуҗин

"Сәләт"нең офыклары киңәюенең уңай ягы да, тискәре ягы да бар. Балалар белән күбрәк эшли аласың. Һәрхәлдә, балаларны күбрәк җәлеп итәргә кирәк. Бу начар түгел. Хәзер бит Башкортстан, Чуашстаннан, Самардан, әллә кайлардан киләләр. Алар бит тегендә урыс мохитендә тәрбияләнә. Татарча беләме-белмиме – монда татар мохите бар. Бу эшкә күбрәк кеше җәлеп итү әһәмиятле дип уйлыйм”, диде Фаяз Хуҗин Азатлыкка.

Рабит Батулла
Рабит Батулла

Язучы Рабит Батулла да шундый фикердә: "Без бит мөстәкыйль дәүләт түгел. Шуңа күрә мохит урысныкы булгач, урыс теле керми булмый. Менә хәзер аларны төркемләп аера башласаң, татарча аңламаганнарны бергә җыйсаң, кимсенә башлыйлар. Аларда ниндидер бер ризасызлык туа. Бик нечкә әйбер бу. Җәүдәт Сөләйманов бу мәсьәләдә күп уйлады инде. Ләкин миңа калса, ана телен белгән кешеләр монда телне тагын да ныгыта, ә белмәгән кешеләр аңлый башларга мөмкин. Бу татар балалары аланы. Шулай булырга тиеш тә. Урысларның үзләренең оешмалары бик күп, аларга тиюче юк бит".

"Ил, дөнья белән бергә "Сәләт" тә үзгәрде. Яңа юнәлешләр керде, балаларның карашлары үзгәрде. Тормышка оптимистик караш, татар халкының киләчәгенә, татар телен үстерүгә өмет сакланып калды. Ә татар теле хәзер Татарстанда да калмады бит. Эшне яңартырга кирәк", диде Хәлил Гайнетдинов.

"Иң мөһиме – мохит сакланып калды"

Музыкант, автор башкаручы Илназ Сафиуллин "Сәләт"кә 2002 елда килә. "Сәләт" аланында җырлар язып иҗат итә башлаган. Әлеге хәрәкәт белән ул инде 17нче ел элемтәдә. Азатлык аның фикерен дә белеште.

Илназ Сафиуллин
Илназ Сафиуллин

– Илназ, шушы 17 ел эчендә "Сәләт"тә нәрсә үзгәрде?

– Мохите һәрвакыт бертөрле. Нигезе көчле булганлыктан, аның бүгенгесе дә, киләчәге дә бик матур. "Сәләт" технологик яктан үзгәрде. Заман белән бергә атлап бара. Ә мохите шул ук.

– Татарча сөйләшүләр кимемиме? Урыслашу сизелмиме?

– Бәлки, сезгә генә шулай тоеладыр ул. Мин алай әйтмәс идем. Бик матур татарча сөйләшәләр. Татар телен камил белмәгән балалар бар. Мине шунысы сөендерә – алар туган телдә сөйләшергә тырыша. Оялмыйлар. Мин һәрвакыт әйтеп киләм: ничек беләсез, мишәрчәме, төрле диалектлардамы – сөйләшегез һәм курыкмагыз. Татар телен шулай гына исән калдырып була.

XS
SM
MD
LG