Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан кооперация институтында Татар мәдәнияте үзәге ачылды


Татар мәдәнияте үзәгендә музей
Татар мәдәнияте үзәгендә музей

Флера Абдуллина җитәкләгән әлеге үзәктә музей эшли, тиздән татар теле курслары да ачылырга тиеш.

Казан кооперация институтында 27 февральдә Татар мәдәнияте үзәге ачылды. Аны танылган журналист Флера Абдуллина җитәкләячәк. Ул әлеге вакытта шушы институтта эшли.

Татар мәдәнияте үзәгендә 60-лап экспонат тупланган музей да бар. Биредә шамаильләр, Коръән, XIX-XX гасырга караган көнкүреш кирәк- яраклары урын алган. Музейның горурлыгы - 100 бөек татарның фотосурәтләреннән торган альбом. Моннан тыш, музейда Гаяз Исхакыйның тавышы яздырылган аудиоязма, Татарстанның тарихи урыннарында төшерелгән видеолар да бар.

Абдуллина сүзләренчә, Татар мәдәнияте үзәге музей булып кына калмаячак, монда татар телен өйрәнү курслары эшли башлаячак. Дәресләргә татар телен яңа гына өйрәнә башлаучылар да, уртача белүчеләр һәм телләрен шомартырга теләүчеләр дә йөрергә мөмкин.

Мәдәни үзәк ачу тантанасында академиклар Индус Таһиров, Мирфатыйх Зәкиев, каллиграфия остасы Нәҗип Нәккаш, тарихчы Дамир Исхаков, бакчачы профессор Фарсил Зыятдинов, язучы Равил Фәйзуллин, тел галимнәре Хатыйп Миңнеголов, Фоат Галимуллин һәм башкалар катнашты.

Югары уку йорты ректоры Алсу Нәбиева әйтүенчә, биредә 6 меңгә якын студент укый, аларның күпчелеге татарлар һәм шактые авыл җиреннән һәм бу үзәк "тамырлардан аерылмау өчен файдалы булачак". Институт җитәкчесе сүзенә караганда, биредә концертлар кую, әдәби кичәләр уздыру да каралган.

XS
SM
MD
LG