Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Конгрессы Русиягә карата яңа чикләүләр өлгесен чыгарды


Сенатор Роберт Менендес
Сенатор Роберт Менендес

Чикләүләр Русиянең дәүләт бурычына инвестицияләргә, сыекландырылган табигый газ сату белән бәйле Русия проектларына да кагыла.

АКШ Конгрессы үзенең рәсми сайтында Русиягә карта яңа чикләүләр кертү турында канун өлгесе урнаштырды. Документны февраль урталарында республикан һәм демократ сенаторлары тәкъдим иткән иде.

Документта чикләүләр Русиянең дәүләт бурычына инвестицияләргә, сыекландырылган табигый газ сату белән бәйле Русия проектларына да кагыла диелгән.

Узган җәй республикан сенатор​ Линдси Грэм һәм демократ сенатор Роберт Менендес Мәскәүгә карата санкцияләр кертү тәкъдиме белән бер чыккан иде инде. Ул вакыттагы документ, аерым алганда, Русиянең дәүләт бурычын сатып алуга чикләүләр кертү, Русия дәүләт банкларының АКШтагы хисапларын томалауны күз уңында тотты. Әмма канун өлгесе кабул ителмәде. Reuters бәяләвенчә, яңа тәкъдимнәр кырысрак.

27 февральдә Financial Times Русиядә оппозиция вәкиле Алексей Навальный белән интервью чыгарды. Анда Навальный чикләүләрне Русиянең финанс институтларына карата түгел, ә президент Владимир Путинга теләктәшлек күрсәтүче эшмәкәрләргә кертергә кирәк дип белдерде.

XS
SM
MD
LG