Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшел Үзәннең тарихи "Полукамушки" өлеше

Яшел Үзәндә "Полукамушки" дигән тарихи район бар. Анда яртылаш таштан, яртылаш агачтан салынган 26 йорт урнашкан. Әлеге район шәһәрдә бердәнбер тарихи мирас дип санала, чөнки бу йортлар XIX гасыр азагында төзелгән. Йөздән артык ел элек төзелгән йортлар бүген дә яшәрлек хәлдә. Рәсми экспертиза нәтиҗәләренә күрә, йортлар 22 процентка гына тузган. Ләкин шәһәр хакимияте йортлар каза хәлендә дип белдерә һәм халыкка аннан китәргә куша. Биредә матур туристик урын ясарга телиләр. "Полукамушки"дагы йортлар Азатлык фотогалереясендә

XS
SM
MD
LG